Тамбов губернасы
Тамбов, Тамбов[2] губернасы (рус. Тамбовская губерния) — Россия империясенең, РСФСРның һәм ССРБның административ берәмлеге. ГеографиясеТамбов губернасы төньякта Владимир һәм Түбән Новгород губерналары белән, көнчыгышта Пенза һәм Сарытау губерналары белән, көньякта Воронеж губернасы белән, көнбатышта Воронеж, Орёл, Рязань һәм Тула губерналары белән чиктәш булган. ТарихXVIII йөзнең башына кадәр бу җирләр Казан сарае приказы карамагында булганнар. 1708 елда беренче губерналарга бүлү нәтиҗәсендә Ялатма, Кадым һәм Төмән Казан губернасына каратылганнар, Тамбов, Шацк, Козлов, Добрый, Сокольск, Лебедянь, Романов, Демшинск, Усман һәм Борисоглебск исә Азак губернасына каратылганнар. 1719 да бөтен Тамбов төбәге Азак губернасы составына кертелә һәм ике вилаятькә (Тамбов һәм Шацк) бүленә. Тамбов вилаяте Тамбов, Козлов, Добрый һәм Борисоглебскны үз эченә алган, Шацк вилаятенә баш шәһәреннән тыш Төмән, Кадым һәм Ялатма кергән булганнар. Лебедянь Елец вилаяте составында, Усман һәм Демишинск — Воронеж вилаяте составында булган. 1779 елда 15 (Борисоглебск, Гвозды, Ялатма, Кадым, Кирсанов, Козлов, Лебедянь, Липецк, Моршанск, Новохопёрск, Спасск, Тамбов, Төмән, Усман, Шацк) өяздән гыйбарәт булган Тамбов калгайлыгы (наместниклыгы) оештырылган.[3] Тамбов губернасы 1796 елда Тамбов калгайлыгын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән. 1803 дән 1923 елга кадәр губерна чикләре һәм эчке бүленеше үзгәрешсез булып кала биргән. 1923 елда Ялатма, Спасск һәм Шацк өязләре Рязань губернасына күчкән, Төмән (Темников) өязе исә Түбән Новгород, Пенза һәм Рязань губерналары арасында бүленгән, Усман өязе һәм Борисоглебск өязенең 1 вулысы Воронеж губернасына күчерелгән; губернас составына Задонск өязенең 3 вулысы һәм Новохопёрск өязенең 9 вулысы кертелгән. 1920–1921 елларда биредә Ватандашлар сугышының бер өлеше булган көчле крестьян күтәрелеше булып үткән. Аны бастырыр өчен, Тухачевский җитәкчелегендәге ЭККГ чәстләре баш күтәрүчеләргә каршы хәтта химик корал (тончыктыргыч газ) да кулланган.[4][5] 1928 дә губерна бетерелгән, территориясе Үзәк кара туфраклы өлкәсе составына кертелгән. Халык
Туган тел буенча состав, 1897: рус теле — 95,48 %, мордва телләре — 3,34 %, татар теле — 0,63 %, украин теле — 0,22 %.[6] Дини состав, 1897: православлар — 98,52 %, мөселманнар — 0,63 %, искейолачылар — 0,55 %. Милли состав, 1926: руслар — 99,13 %, украиннар — 0,47 %.[1] Эчке бүленеш
Губернада туган танылган татар шәхесләре
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia