Татаркино (оешма)
Татаркино, шулай ук ТатарКино[1], Татар Кино [2], Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе (рус. Государственное бюджетное учреждение культуры Республики Татарстан «Татаркино», ГБУК РТ «Татаркино») ― төбәктә кинематографны үстерү мәсьәләләре буенча әйдәп баручы оешма. ТатарКиноның Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә ике төбәк филиалы һәм Казанда урнашкан структур бүлекчәсе – «Мир» кинотеатры бар. «Татаркино» – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешма. [3] 2017 елдан директор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013), тарих фәннәре кандидаты(1996), Казан дәүләт мәдәният институтының кафедра мөдире профессор Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова (1963 елгы). [4] [5] ![]() Төп максатыТатарстан кинематографиясе үсеше өчен оптималь шартлар тудыру, милли мәдәниятнең мөһим компоненты һәм Татарстан халыкларының үзара бәйләнешләрен һәм үзара аңлашуын ныгыту чарасы буларак Ватан кинематографының барлык төрләрен һәм жанрларын үстерүгә ярдәм итү, гражданнарның мәдәни эшчәнлеккә һәм иҗат ирегенә конституцион хокукларын яклау. [6] Эшчәнлегенең төп юнәлешләре
Тарих
«Татаркино» фондыннан фильмнарны кинопрокатлау Казан шәһәрендә («Мир» кинотеатры), оешманың Яр Чаллы (423806 Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Садовый тыкрыгы, 4) һәм Бөгелмә (423230 Бөгелмә, Газинур Гафиятуллин ур., 21/1) шәһәрләрендәге филиалларында, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм күрше төбәкләрдә башкарыла. Сайт«Татаркино»ның гомуми эшчәнлеге һәм элемтәләр турында мәгълүмат бирүче сайты (http://www.tatarkino.ru) оешманың визит карточкасы булып тора һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төрле еллардагы дәүләт заказы буенча төшерелгән фильмнарның онлайн-каталогын үз эченә ала. Хәзерге вакытта ачык киңлектә 209 фильм бар. Интернет-кинотеатрга килүнең гомуми статистикасы тигез активлык белән 40 500 кеше тәшкил итә. «Мир» кинотеатры«Россия кинематографиясе үзәге «Мир» кинотеатры дәүләт учреждениесе Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан (420043, Казан, Достоевский ур., 30). Кинотеатрны реконструкциядән соң 2002 елның апрелендә ачканнар. 2009 елда ТР «Татаркино» ДБМУ структур бүлекчәсенә (филиалына) әверелгән. Ул KINOTON GmbH һәм Barco DP2K-12C компаниясенең (Алмания) FP 30D проекторы базасында заманча кинопроекция җиһазлары, DOLBY тавыш җиһазлары һәм JBL акустик системалары (АКШ) белән җиһазландырылган. Тамаша залы – 126 урынлык. [7][8] Казан кинофестивале
Оештыручы буларак, «Татаркино» үткәргән чаралар арасында иң әһәмиятле һәм масштаблысы – Казан халыкара мөселман киносы фестивале. Әлеге кинофорум 2005 елдан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең дөньякүләм исемнәре белән даими очрашу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны, шулай ук Татарстан кинематографын үстерү өчен мөһим стимул, Татарстанның ел саен үткәрелә торган иң зур мәдәни вакыйгаларының берсе булып тора. Фестивальнең девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша мәдәни диалогка» (рус. Через диалог культур – к культуре диалога, ингл. To the dialogue of cultures through the culture of dialogue). Казан кинофестиваленең башкарма директоры ― «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова.[9] Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең фестиваль эшен яктырту һәм онлайн-гаризалар кабул итү өчен сервис булып торучы рәсми сайты бар (https://kazan-mfmk.com/). Бүләкләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia