Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова, Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова (1963 елның 5 апреле, Казан) — журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты (1996), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013). Казан дәүләт мәдәният институты профессоры (2005 елдан). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты. 2017 елның апреленнән ― «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры. 1998-2002 елларда Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары, 2002-2016 елларда Татарстан — Яңа Гасыр компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер. Тәрҗемәи хәле1963 елның 5 апрелендә Казанда танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор Ләбиб Айтуганов (1935―1964) гаиләсендә туган. Балачакта балалар табибы булырга хыялланган. Журналистикага Венера Якупова (ул вакытта Яшел Үзәннең «Зеленодольская правда» газетасында практика үтүче) этәргеч биргән. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1987). 1986-1998 елларда радиода эшли. 1998-2002 елларда Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары. 2002-2016 елларда Татарстан — Яңа Гасыр компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер. 2017 елның апреленнән ― «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры.[2] [3] 2005 елдан ― Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөдире, доцент, профессор. Иҗат проектлары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышыБалалары: улы Тимур Казанда, «Гауга» төркемендә гитарада уйный, аранжировщик. Кызы – Питерда[5]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia