Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (рус. Государственный комитет Республики Татарстан по биологическим ресурсам) — Татарстан Республикасы хөкүмәте составындагы мөстәкыйль структур бүлекчә, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук су биологик ресурсларын саклау, контрольдә тоту һәм куллануны җайга салу вәкаләтләрен башкаручы ТР башкарма хакимияте органы, дәүләт комитеты[1]. 2017 елның 9 октябрендә ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсен дәүләт комитеты итеп үзгәртү юлы белән барлыкка илгән. Дәүләт комитетының төп бурычы — биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык итү һ. б. эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, региональ әһәмияттәге аеруча саклаулы табигать территорияләре системасын үстерү һәм камилләштерү, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук эчке су объектларында биологик су ресурсларын саклау һәм куллану өлкәсендә Татарстанның дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру. Комитет рәисеИскәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia