Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы
Нигезләнү датасы 28 сентябрь 1920[1]
Логотип
Сурәт
Рәсми исем Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы
Җитәкче Дамир Сатретдинов[2]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Казан һәм Вахитов районы
Идарә итүче орган Россия Федерациясе Президенты
Ана ширкәт Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Дзержински урамы
Вакыт мизгеле 30 август 1990, гыйнвар 1918, 26 февраль 1918, 20 декабрь 1930, 10 июль 1934, 20 март 1937, 28 март 1946, 5 сентябрь 1962 һәм 3 декабрь 1968
Адрес 420111 ТР, Казан, Дзержинский ур., 19
Рәсми веб-сайт 16.mvd.ru(рус.)
Карта
 Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Викиҗыентыкта

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ — Татарстан Республикасы территориясендә (бирелгән вәкаләтләр кысаларында) Россия Федерациясе эчке эшләр органнары бурычларын һәм функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы. ТР буенча ЭЭМ РФ эчке эшләр органнары системасына керә һәм РФ Эчке эшләр министрлыгына буйсына.

Эшчәнлекне гамәлгә ашыру

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлеген турыдан-туры һәм (яисә) районнар (муниципаль районнар), шәһәрләр (шәһәр округлары) һ. б. муниципаль берәмлекләр, шул исәптән берничә муниципаль берәмлек буенча буйсынган эчке эшләр бүлекләре (идарәләре), шулай ук РФ кануннарында һәм РФ ЭЭМ норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә эчке эшләр органнары алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру өчен төзелгән башка бүлекчәләр һәм оешмалар аша гамәлгә ашыра.

Бурычлары

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының (үз вәкаләтләре чикләрендә ТР территориясендә) төп бурычлары:

  • кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү
  • җинаятьләрне кисәтүне, ачыклауны, туктатуны, ачуны һәм тикшерүне, шулай ук административ хокук бозуларны кисәтүне оештыру
  • җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү
  • юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү
  • үзенә буйсынган эчке эшләр органнары, бүлекчәләре һәм оешмалары белән идарә итү, аларның эшчәнлеген оештыру

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлегендә РФ Конституциясенә, халыкара хокукның гомумтанылган принципларына һәм нормаларына, РФ халыкара шартнамәләренә, федераль кануннарга, РФ Президенты указларына һәм күрсәтмәләренә, РФ Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, РФ ЭЭМ норматив хокукый актларына, ТР буенча ЭЭМ турында нигезләмәгә, шулай ук ТР Конституциясенә, ТР кануннарына һ. б. норматив хокукый актларына таяна.

ТР буенча ЭЭМ РФ кануннары белән билгеләнгән тәртиптә төзелә, үзгәртеп корыла һәм бетерелә.

Шәхесләр

Җитәкчеләр

Аерым танылган хезмәткәрләре

башлау тәмамлау исем тасвирлама Викиҗыентыктагы төркем туу датасы үлем датасы
Рафил Ногманов Rafil Nugumanov 1949-07-01 2024-01-02
Әсгать Сәфәрев Asgat Safarov 1961-10-20
Николай Козарь Nikolay Kozar 1942-02-26 2023-11-19


Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya