Татар поэзиясе антологиясе (1956)
Татар поэзиясе антологиясе — 1956 елда Казанда Таткнигоиздатның матур әдәбият редакциясе тарафыннан нәшер ителгән, төрле авторларның иң күренекле лирик әсәрләре (тулысынча, яки әсәрдән өзекләр) тупланган җыентык (антология). Татар поэзиясенең Галидән[1] (Кол Гали, якынча 1183 елда туган) башлап, Гамил Афзалга (1921 елда туган) кадәрге чорын эченә алган. МөхәррирләрТөзүчеләре һәм махсус редакцияләүчеләре (мөхәррирләре) Издательство редакторлары[2]
ТасвирламаАнтология ТАССР мәдәният министрлыгының Татполиграф типографиясендә (Казан, Миславский урамы, 9) 8 мең тираж белән басылган. Китапка кереш сүзне («Татар поэзиясе») филология фәннәре кандидаты (1951), Казан дәүләт педагогия институтының Көнбатыш Европа әдәбиятлары кафедрасы өлкән укытучысы Хатип Госман язган (1956). Тупланма XI гасырдан билгеле булган кайбер татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән («Борынгы җырлар») башланып, яшь шагыйрь Гамил Афзалның (1921—2003) башлангыч иҗатын («Тәнкыйть сүзе», 1954; «Әсмабикә җаным, ахирәт», 1956) кертеп тәмамлана. Татар поэзиясе антологиядә дүрт бүлеккә кертелгән:
«Татар халык поэзиясе», «Совет чоры халык поэзиясе» бүлекләренә кертелгән әсәрләр ССРБ ФА Казан филиалы Тел-әдәбият һәм тарих институты фольклор материал фондыннан, Таткнигоиздатта 1954 елда нәшер ителгән «Татар халык иҗаты» җыентыгыннан алынган. Чыганаклар
Әдәбият
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia