Татар мәдәнияте - татар халкының төрле буыннарының тормыш тәҗрибәләрене нәтиҗәсендә (яшәгән вакыйгалар, кичерелгән хисләр, тудырылган фикерләр, төрле иҗат, ясалган ачышлар, һ.б.) нәтиҗәсендә барлыкка килгән мәдәният, кешелек мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше.
|
|
Шәхес
Каюм Насыйри (14 февраль 1825, Олы Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы - 2 сентябрь 1902, Казан) — татар мәдәниятенә татар әдәбияты, татар теле, этнография, фольклор, педагогика һәм методика, астрономия, математика, география, физиология, ботаника, слесарьлык эше һәм кулинария буенча хезмәтләре белән өлеш керткән мәгърифәтче, Казан университетында гыйлем алган татарларның беренчеләреннән.
|
Төркемнәр
|
Татар дөньясы
Татар мәдәнияте - татар халкының һәм аның аерым вәкилләренең тормышында урын алган вакыйгалардан гыйбәрәт мәдәни феномен. Аның бүгенге хәле һәм киләчәктә кай якка үсәчәге белән танышу өчен, татар тарихыннан тыш, бүгенге татар сәнгате, татар әдәбияте, татар теле һәм татар матбугатының торышы белән танышу зарур.
|
|
Шәп мәкалә
Татар зираты, Польша, Боһоники
Бөек Британия тәхете мирасчысы, Уэльс шаһзадәсе Чарльз Польша татарлары белән очраша һәм бергә җырлый.
Польша-Литва татарлары (Polşa-Litva tatarları ;ﭘِوُﻟﺷﺎ-ﻟﻳﺗوﺎ ﺗﺎﺗﺎﺭﻟﺎﺭئِ, липкалар, липка татарлары, Беларусь татарлары) — XIII (XIV) гасырдан Литва, Беларусьтә, Польшада, Балтыйк буенда яшәүче татарлар. Гомуми санннары — 26 меңнән артык кеше (1993): 10 меңнән артык Белоруссиядә, 5 меңнән артык Польшада, 4 мең Литвада яши. Аерым вәкилләре Русиядә, Украинада һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселманнар, христианнар (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, беларус, татар телләре. Язулары латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.
Уң яктан: «Британия өчен сугыш»та (1940-1943) катнашкан татар хәрби очучыларына багышланган чаралары. Кружиняны, Польша, 2010 ел.
|
Шәп рәсем
|
Беләсезме…
|
Мин булыша алганым
|
|
|