Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте
Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте (таҗ. Вилояти Мухтори Кӯҳистони Бадахшон), элекке исеме Таулы Бәдәхшан автономияле өлкәсе ― Таҗикстан составындагы административ берәмлек (автономияле вилаять). Административ үзәге ― Харуг (Хорог) шәһәре. Автономияле вилаять биек таулар һәм өч яктан башка дәүләтләр территориясе белән әйләндереп алынган чик буе төбәге булу сәбәпле, анда чит ил кешеләренә керү өчен махсус рөхсәт рәсмиләштерергә кирәк. ![]() ГеографияАвтономияле вилаять Таҗикстанның бөтен көнчыгышын били, илнең мәйданы буенча иң зур төбәге — 64 100 кв. км (бөтен Таҗикстан территориясенең 45 % ы) Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте төньякта Кыргызстанның Ош өлкәсе, көнчыгышта Кытай Халык Республикасының Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы, көньякта Әфганстанның Бәдәхшан (дари بدخشان — Badaxšān, пушту بدخشان) вилаяте, көнбатышта һәм төньяк-көнбатышта Таҗикстанның республика буйсынуындагы районнары (таҗ. Ноҳияҳои тобеи ҷумҳурӣ), көньяк-көнчыгышта Таҗикстанның Хәтлан вилаяте белән чиктәш. Автономияле вилаятьнең бөтен территориясен диярлек биек таулар алып тора, анда Памир биек тау системасы урнашкан. Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте биләгән территория ― Һималай таулары, Каракорым тау системасы, Һиндукуш, Тибет таулыгы, Тянь-Шань, Куньлун һәм Анд таулары белән бергә дөньядагы иң биек урыннарның берсе. Этимология«Бәдәхшан» сүзе килеп чыгышының иң ихтимал версиясе булып, борынгы фарсы телендәге «patiōxšana ― Вәхыш елгасының башы (елганың югарыгы өлеше)» сүзе санала. Борынгы заманнарда Вәхыш исемен Амудәрья елгасы йөрткән, борынгы антик чыганакларда ул «Oxos» дип искә алына, бу ― «Вәхыш» исеменең грекча аталышы. Халкы2015 елның 1 гыйнварына автономияле вилаятьтә халык саны 214 300 кеше яшәгән һәм Таҗикстан халкының 3,2 % ын тәшкил иткән. 2020 ел башына Таулы Бәдәхшан автономияле вилаятендә 226 меңнән артык кеше яши. Төбәк буенча халык тыгызлыгы (1 кв.км территориядә) ― 3,3 кеше, Мургаб наһиясендә (районында) ― 0,4 кеше / кв.км).[1] Шәһәр халкы ― 28,9 мең кеше (төбәк халкының 13,5 %ы), авыл халкы ― 185,4 мең кеше (86,5 %). ТелләрАвтономиянең дәүләт теле ― таҗик теле, ул телдә мәктәпләрдә укулар бара. Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте ― Памир телләре төркеменә керүче күп төрле телләр һәм диалектларның туган ягы. Таулы Бәдәхшанда шугни, руши, вахи, ишкашим, сарыкүл, бартаң, хуфи һәм язгөләм телләрендә сөйләшәләр. Ванҗ елгасы буенда таралган булган ванҗи телендә сөйләшүчеләр, таҗик теленең көчле ассимиляциясе сәбәпле, инде калмаган. Мургаб наһиясендә (районында) кыргыз телендә сөйләшүче халык яши.[2][3] Тарих1925 елның 2 гыйнварында СССР Үзәк Башкарма комитеты Указы белән Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы составындагы Таҗикстан АССР составында Таулы Бәдәхшанның автономияле өлкәсе (рус. Автономная область Горного Бадахшана) барлыкка килә. 1929 елның 16 октябреннән ― союздаш республика хокукында СССР составына кергән Таҗикстан ССР составында. 1936 елның 5 декабрендә исеме Таулы Бәдәхшан автономияле өлкәсе итеп үзгәртелә (СССР советларының VIII Гадәттән тыш съезды (25.11―5.12.1936) карары). [4] 1967 елның 4 августында социалистик хуҗалык төзелешендә ирешкән уңышлары өчен вилаять (өлкә) Ленин ордены белән бүләкләнгән. 1992 елның 11 апрелендә Таулы Бәдәхшан автономияле өлкәсенең халык депутатлары Советы төбәкне берьяклы тәртиптә Бәдәхшан Автономияле Республикасы дип игълан итә[5], ләкин Таҗикстан Республикасы Югары Советы әлеге карарын кабул итми. Дәүләт чиге турындагы бәхәсле мәсьәләләрне җайга салганнан соң, Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте территориясенең бер өлеше (1500 кв.км, Таҗикстан мәйданының 1% ы) Кытайга тапшырылган. СССР составына кергәнче Бәдәхшанда тәгәрмәч узарлык юллар булмаган. Үзәннәр арасындагы барлык бәйләнеш йөк күтәргән килеш җәяү, тау сукмаклары һәм ясалма куркыныч кәрнизләр (овриңлар) буенча башкарылган, алар буенча шулай ук терлекләрне күтәреп яисә тартып күчергәннәр. Сирәк кенә урыннарда атлар яки ишәкләр кулланырга мөмкин булган. 1937-1940 елларда Дүшәнбе, Харуг һәм Ошны бәйләүче 1200км га сузылган Памир тракты төзелә. Административ-территориаль бүленеш![]() ![]() Административ үзәге – Харуг (Хорог) шәһәре. Автономияле вилаятьтә 1 вилаять буйсынуындагы шәһәр — Харуг, 7 наһия (район) һәм 43 авыл җәмгыяте (таҗ. ҷамоат) бар.
Икътисад![]() Автономияле вилаятьнең сәнәгатендә 12 предприятие гамәлдә, алар 2009 елда республика сәнәгый продукция гомуми җитештерү күләменең 0,7% ын гына тәшкил иткән. 2009 елда 179 млн кВт/сәг. электр энергиясе җитештерелгән, 285 тонна ит, 4 тонна казылык әйберләре, 16,0 мең тонна ашлык, 48,1 мең тонна бәрәңге, 16,7 мең тонна яшелчә культуралары, 0,3 мең тонна бакчачылык продукциясе һ. б. җитештерелгән. Төбәк Таҗикстанның бөтен мәйданының 45% ын алып торса да, мәйданының 3% ы гына — тау елгалары үзәннәре – халык яшәү өчен, барлыгы 16 мең га җир – авыл хуҗалыгы алып бару өчен яраклы.[6] 2009 ел ахырына төбәктә мөгезле эре терлек саны 101,6 мең баш булган, шул исәптән 37,6 мең сыер, 305,1 мең сарык һәм кәҗә, 0,4 мең ат. Зәгыйфь үскән инфраструктура, сәнәгать үсмәү һәм инвестицияләр булмау, авыл хуҗалыгы җирләре җитмәү, халык саны арту сәбәпле, биредә Таҗикстанда эшсезлек күрсәткечләренең иң югарысы. [7] 2003 елга хезмәткә яраклы халыкның 12% ы рәсми рәвештә эшсез дип саналган. 2003 елда халык кеременең 90 %ка кадәресе азык-төлек һәм беренче кирәкле товарлар сатып алуга киткән. Шуңа бәйле рәвештә, төбәкнең күп кенә хезмәткә сәләтле халкы Россиягә һәм башка илләргә ялланып эшләргә китәргә мәҗбүр. [7] Кытай катнашында [8] алтын, көмеш, сирәк җир металллары һәм башка файдалы казылмалар табылып, эшкәртелә. [9][10] Тау елгалары зур гидроэнергетика потенциалына ия, әмма 2015 елга аларның якынча 5 % ы гына файдаланылган. Табигый һәм мәдәни-тарихи объектлар, тауларның матур күренешләре күп булганлыктан, соңгы елларда «Бөтендөнья банкы» ярдәме белән чит ил туризмы үсеш ала. Шәхесләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia