Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы
кыт. 新疆维吾尔自治区 уйг. شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى
Нигезләнү датасы
1 октябрь 1955
Рәсми исем
新疆维吾尔自治区 һәм شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونی
Дәүләт
Кытай
Башкала
Өремче
Административ-территориаль берәмлек
Кытай
Сәгать поясы
UTC+08:00
Геомәгълүматлар
Data:China/Xinjiang.map
Иң югары ноктасы
Чогори [d]
Фирка сәркәтибе
Чэнь Цюаньго [d]
Башкарма хакимият башлыгы
Шөһрәт Закир һәм Эркин Тунияз [d]
Канунбирү органы
Xinjiang Uyghur Autonomous Regional People's Congress [d] [ 1]
Халык саны
Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Административ бүленеше
Өремче , Карамай , Турфан , Комул шәһәре , Санҗи һуэй автономияле бүлгесе , Бөртала маңгул автономияле бүлгесе , Баенгол маңгул автономияле бүлгесе , Кызылсу кыргыз автономияле бүлгесе , Элә казакъ автономияле бүлгесе , Аксу бүлгесе , Кашгар бүлгесе , Хөтән бүлгесе , Тарбагатай бүлгесе , Алтай бүлгесе , Шихэцзы [d] , Арал (Китай) [d] , Тумшук [d] , Уцзяцюй [d] , Бэйтунь [d] , Темэньгуань [d] , Шуанхэ [d] , Кокдала [d] , Куньюй [d] , Хуянхэ [d] , Xinxing [d] һәм Baiyang [d]
Номиналь тулаем эчке продукт
1 379 760 000 000 ¥ [ 2]
Нәрсә белән чиктәш
Чиңхәй , Гәнсу , Тибетский автономный район [d] , Алтай Республикасы , Ош өлкәсе , Нарын өлкәсе , Эссекүл өлкәсе , Ховд [d] һәм Баян-Улгий [d]
Алыштырган
Синьцзян [d]
Кулланылган тел
үзәк тибет теле [d] , Southern Mongolian [d] , кыргыз теле , казакъ теле , уйгыр теле , Сибо теле , Әйну теле , Даур теле , дунсянский язык [d] , Эвенк теле , Или төркичәсе , Сарыкүл теле [d] , Салар теле һәм тибет теле
Мәйдан
1 664 897,17 км² [ 3]
Рәсми веб-сайт
xinjiang.gov.cn
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы Викиҗыентыкта
Өремче каласы
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (ШУАР ), (уйг. شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى, Шинҗаң Уйғур аптоном райони , кыт. 新疆维吾尔自治区 , ; кыскача Шеңҗан кыт. «яңа чик») — Кытайның көнбатышындагы регионы. Аның мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлеге.
Тарихи атамасы — Көнчыгыш Төркистан ; Кытай әдәбиятендә Синцзян (1760-еллардан ), 14 гасырга караган язмаларда һәм 16—17 гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырия, Уйгырстан дип аталган. Автономияле районы Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Россия, Монголия, Әфганстан, Һиндистан белән чиктәш.
Халкы — 21 813 334 человек (2010 ). Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елгалар үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә гомер итә. Башкаласы — Өремче каласы.
Географиясе
Җир йөзенең күп өлеше Җунгария тигезлеге һәм Кашгар тигезлеге (Тарим иңкүлеге) биләп тора. Кашкар тигезлегенең үзәген Такла-Макан чүле алып тора. Көнчыгыш Тән-Шән таулары (биеклеге 7000 метрдан артык) Җуңгария һәм Кашгар тигезлекләрне аерып тора. Автономиьле районының төньякта Монголия Алтае, көньякта Кунлунның төньяк тезмәләре, көньяк-көнбатышта Каракорым таулары (Чогори түбәсе — 8611 м) урнашкан. Көнчыгыш Тән-Шән тезмәләре арасында Үзәк Азиянең иң түбән җире — Турфан иңкүлеге (-154 м) урнашкан.
Климат
Климаты коры, кискен континенталь, тигезлекләрдә июльнең уртача температурасы +20…+25 °C. Кыш суык, карсыз. Өремчедә гыйнарның уртача температурасы —15 °C, иң түбән температура —40 °C. Еллык явымнар саны: тигезлекләрдә 200 миллиметрдан…тауларда 800 миллметргача.
Гидрография
Эре елгалар: Тарим, Или , Иртешнең югары агымы, Урунгу һәм Манас. Эре күлләр — Лобнор, Оби-Нур, Баграшкүл, Улунгу, Богдо һ.б.
Тарих
Борынгы Кытай чыганакларында төбәк Сиюй (Көнбатыш йортлар) исеме астында телгә алынган.
Көнчыгыш Төркистан Бөек ефәк юлында булганлыгы сәбәпле, ул даим эре дәүләтләр игътибарын тартып торган. Б. э. 3 гасырда Көнчыгыш Төркистан төньяк өлеше — Җунгария сәнби, 5—6 гасырларда жужан, 6 гасырның икенче яртысында төрки кабиләләре нәзарәте астында булды. Төрки каһанлыгы төзелгәннән соң, аңа Көнчыгыш Төркистанның шәһәр-дәүләтләре кергән.
7 гасырда Көнчыгыш Төркистан һәм Җунгариядә Тан династиясенең нәзарәте урнаштырылган. 7 гасырның 70-елларында аның көньяк өлеше (хәзерге Кучар, Хөтән, Карашәһәр, Кашкар) тибетлылар кул астына күчте. 9 гасырда Уйгыр каһанлыгы җимерелгәннән соң, Орхон һәм Селенга елгалары бассейнында яшәгән уйгырларның бер өлеше бирегә күчеп килде.
Уйгыр дәүләте төзелде һәм ул берничә ел Каракытайларның вассалы булган. 13 гасырның 10—20 елларыннан Чыңгызханга буйсындырылган. 1251 елда Көнбатыш Җунгария һәм Кашкар җирләре Чагатай олысына кергән. Уйгыр дәүләте исә Могыл ханнары кулы астына күчкән. 1465 елда дуглат кавеменнән булган Әбү Бәкер җитәкчелегендә үзәге Яркәнд шәһәре булган ханлык барлыкка килгән. Соңрак Хөтән вә Кашкар вилаятьләре, 1499—1504 елларда Аксу, Өчтурфан вилаятьләре ошбу ханлык составына кергән. Шул Яркәнд ханлыгы 1678 елга кадәр яшәп килде.
Милли составы
2000 елга
Халык
Саны
%ларда
уйгырлар
00 8 345 622
000 45,21
кытайлар
00 7 489 919
000 40,58
казакълар
00 1 245 023
0000 6,74
дуңганнар
000 839 837
0000 4,55
кыргызлар
000 158 775
0000 0,86
монголлар һәм калмыклар , дунсян , даурлар
000 194 891
0000 1,14
«таҗиклар » (сарыколлар һәм ваханнар )
0000 39 493
0000 0,21
сибо
0000 34 566
0000 0,19
манҗурлар
0000 19 493
0000 0,11
туцзя
0000 15 787
0000 0,086
үзбәкләр
0000 12 096
0000 0,066
руслар
00000 8 935
0000 0,048
мяо
00000 7 006
0000 0,038
тибетлылар
00000 6 153
0000 0,033
чжуаннар
00000 5 642
0000 0,031
татарлар
00000 4 501
0000 0,024
саларлар
00000 3 762
0000 0,020
Төбәктә татарлар күмәкләшеп яшәгән Дацюань-Татар милли волосте бар.
Административ бүленеш
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының административ бүленеше [ 4]
#
Исем[ 5]
Үзәк
Уйгырча исем (гарәп имләсе белән) (латин имләсе белән)
КытайчаПиньинь
Халык саны (2010 )
— Аспровинциаль мөхтәри округ —
1
Или Казакъ мөхтәри округы
Голҗа
ئىلى قازاق ئاپتونوم ئوبلاستى Ili Qazaq Aptonom Oblasti
伊犁哈萨克自治州 Yīlí Hāsàkè Zìzhìzhōu
2,482,627 [a]
— Шәһәр округ ләре —
2
Өремче (башкала)
Тәңретаг районы
ئۈرۈمچى شەھرى Ürümchi Shehri
乌鲁木齐市 Wūlǔmùqí Shì
3,110,280
3
Карамай
Карамай районы
قاراماي شەھرى Qaramay Shehri
克拉玛依市 Kèlāmǎyī Shì
391,008
— округ ләр —
4
Алтай округы Или Казакъ мөхтәри округынә карый
Алтай
ئالتاي ۋىلايىتى Altay Wilayiti
阿勒泰地区 Ālètài Dìqū
526,980
5
Тарбагатай округы Или Казакъ мөхтәри округынә карый
Чөчәк
تارباغاتاي ۋىلايىتى Tarbaghatay Wilayiti
塔城地区 Tǎchéng Dìqū
1,219,212
6
Турпан округы
Турпан
تۇرپان ۋىلايىتى Turpan Wilayiti
吐鲁番地区 Tǔlǔfān Dìqū
622,679
7
Кумул округы
Кумул
قۇمۇل ۋىلايىتى Qumul Wilayiti
哈密地区 Hāmì Dìqū
572,400
8
Кашгар округы
Кашгар
قەشقەر ۋىلايىتى Qeshqer Wilayiti
喀什地区 Kāshí Dìqū
3,979,362
9
Аксу округы
Аксу
ئاقسۇ ۋىلايىتى Aqsu Wilayiti
阿克苏地区 Ākèsū Dìqū
2,370,887
10
Хөтән округы
Хөтән
خوتەن ۋىلايىتى Xoten Wilayiti
和田地区 Hétián Dìqū
2,014,365
— Мөхтәри округ ләр —
11
Бөртала Монгол мөхтәри округы
Бөртала
بۆرتالا موڭغۇل ئاپتونوم ئوبلاستى Börtala Mongghul Aptonom Oblasti
博尔塔拉蒙古自治州 Bó'ěrtǎlā Měnggǔ Zìzhìzhōu
443,680
12
Чадҗи Хуэй мөхтәри округы
Чаңҗи
سانجى خۇيزۇ ئاپتونوم ئوبلاستى Sanji Xuyzu Aptonom Oblasti
昌吉回族自治州 Chāngjí Huízú Zìzhìzhōu
1,428,592
13
Кызылсу Кыргыз мөхтәри округы
Артыш
قىزىلسۇ قىرغىز ئاپتونوم ئوبلاستى Qizilsu Qirghiz Aptonom Oblasti
克孜勒苏柯尔克孜自治州 Kèzīlèsū Kē'ěrkèzī Zìzhìzhōu
525,599
14
Баянгол Монгол мөхтәри округы
Корла
بايىنغولىن موڭغۇل ئاپتونوم ئوبلاستى Bayingholin Mongghul Aptonom Oblasti
巴音郭楞蒙古自治州 Bāyīnguōlèng Měnggǔ Zìzhìzhōu
1,078,492
— Өяз дәрәҗәдәге шәһәрләр — (Шеңҗан җитештерү-төзү корпусы тарафыннан идарә ителәләр)
15
Шихәнзә
Шихәнзә
شىخەنزە شەھرى Shixenze Shehri
石河子市 Shíhézǐ Shì
635,582
16
Уҗачу
Уҗачу
ئۇجاچۇ شەھرى Wujachu Shehri
五家渠市 Wǔjiāqú Shì
72,613
17
Тумшук
Тумшук
تۇمشۇق شەھرى Tumshuq Shehri
图木舒克市 Túmùshūkè Shì
147,465
18
Арал
Арал
ئارال شەھرى Aral Shehri
阿拉尔市 Ālā'ěr Shì
166,205
19
Бәйтүн
Бәйтүн
بەيتۈن شەھىرى Beatün Shehiri
北屯市 Běitún Shì
76,300
20
Башәгим
Башәгим
باشئەگىم شەھىرى Bashegym Shehiri
铁门关市 Tiĕménguān Shì
50,000
21
Кушүгез
Кушүгез
قوشئۆگۈز شەھىرى Qoshögüz Shehiri
双河市 Shuānghé Shì
53,800
Сәнәгать
Нефть эшкәртү, металлургия, машиналар төзү, химия, тукымачылык сәнәгате эшханәләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Һөнәрмәндчелек үсеш алган: ефәк һәм келәм туку, металл, күннән төрле әйберләр әзерләү, кәгазь эшләп чыгару.
Искәрмәләр
Төрки дәүләтләр һәм автономияләр
Дәүләтләр: Автономияләр:
Провинцияләр Мөхтәри районнар Үзәккә буйсынучы шәһәрләр Махсус административ районнар