Таһир СәләховТаһир Тимур улы Сәләхов (әзери. Tahir Teymur oğlu Salahov;[6][7]; 29 ноябрь 1928 ел, Бакы, ССРБ) — совет азәрбайҗан һәм русия рәссамы, театр рәссамы, педагог, профессор. 1979 елдан ССРБ Сәнгатьле академиясе Президиумы әгъзасы, 1997 елдан Россия Художество академиясе вице-президенты. ССРБ Художество академиясе академигы (1975; 1966 елдан мөхбир әгъза). ССРБ-ның халык рәссамы (1973). Социалистик Хезмәт Герое (1989). ССРБ Дәүләт премиясе (1968) һәм Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2012)[8]. 1964 елдан КПСС әгъзасы. 7 һәм 8-се чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты (1966—1974). Азәрбайҗан ССР ы Югары Советы депутаты (1963-1967). 1990—1991 елларда КПСС Үзәк Комитет әгъзасы. БиографиясеТаһир Сәлахов 1928 елның 29 ноябрендә Бакыла фирка хезмәткәре Тимур Сәлахов (1898 елгы) һәм аның хатыны Сонаның (1901 елгы) гаиләсендә туа. Әтисен 1937 елда кулга алалар һәм аталар, 1956 елда гаепсез дип аклыйлар[9]. 1950 елда Сәләхов А. Азимзадә исемендәге Азәрбайҗан художество училищесын тәмамлый, ләкин биографиясендәге «халык дошманының улы» дигән юл аңа И. Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, сын һәм архитектура институтына керергә комачаулый. Шулай да В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академиягәхудожество институтына керергә насиб була, аны 1957 елда живопись рәссамы специальносте буенча тәмамлый (П. Д. Покаржевскийның остаханәсе). 1964 елдан КПСС әгъзасы. 1963-1974 елларда Таһир Сәлахов — М. Алиев исемендәге Азәрбайҗан дәүләт институтында, 1975 елдан В. И. Суриков исемендәге Мәскәүхудожество институтында укыта (башта доцент, 1973 елдан — профессор)[10][11]. Училищеда һәм институтта укыган чагында ук Сәләховның сүрәтләре («Дулкыннар», «Эстакада» (1955), Суриков институтындагы «Вахтадан» (1957) дигән диплом эше) тамашачыларның һәм белгечләрнең игътибарын җәлеп итә. Тиздән ул «эрү» чордагы совет рәссамнары арасында аеруча билгелеләрнең берсе булып китә. Ул шулай ук сынлы сәнгатьтә «кырыс стильгә» нигез салучыларның һәм аның башында торучыларның берсе була. Сәләхов натюрмортлары һәм Апшерон пейзажлары, спектаклләргә декорацияләр, АКШ-та, Италияда, Мексикада («Мексика корридасы»; 1969) һәм башка илләрдә башкарган эшләре белән дә танылу ала. Сәләховның әсәрләре Россиянең, Әзербайҗанның, Украинаның һәм башка БДБ дәүләтләренең эре музейларында, дөньяның төрле музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана. Таһир Сәлахов Азәрбайҗан Рәссамнар берлегенең җаваплы секретаре була (1960—1961), М. А. Алиев исемендәге Азәрбайҗан дәүләт сәнгать институтында укыта (1963-1974). 1984—1992 елларда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт художество институтында живопись һәм композиция кафедрасына җитәкчелек итә, бик күп билгеле рәссамнар тәрбияли. ССРБ Рәссамнар берлеге идарәсенең беренче секретаре вазифасын били (1973-1992). 1979 елдан әлегә кадәр РоссияХудожество академиясенең живопись бүлекчәсе академик-секретаре һәм академиягә президиумы әгъзасы булып тора; 1997 елда Россия Художество академиясе вице-президенты итеп сайлана. 1992 елдан — Халыкара рәссамнар федерациясенең вице-президенты. Бүләкләре һәм мактаулы исемнәреМактаулы исемнәре
ОрденнарыССРБ:
Россия:
![]() Азәрбайҗан:
Искәрмәләр
СылтамаларСәләхов Таһир Теймур улы. «Герои страны» сайты.
|
Portal di Ensiklopedia Dunia