Торбәшләр
Торбәшләр (үзатамалары мак. Торбеши, Нашинци), кайбер илләрдә Мөселман македониялеләр [2] (мак. Македонци-муслимани / Makedonci-Muslimani) ― субэтнос, ислам динендәге македониялеләр. Алар македон телендә аралаша һәм XV – XVII гасырлдарда кабул иткән Ислам динен тота. ![]() Македониядә мөселман македониялеләр күпчелек тәшкил иткән районнар ![]() Тарих
Ислам — Төньяк Македониянең XV гасырдан бирле традицион диннәренең берсе. Македония мөселманнары нигездә сөнни исламда. 2002 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, республикада 674 мең мөселман (ил халкының 33,3% ы) яши. Нигездә, албанлылар, шулай ук төрекләр, чегәннәр, славяннар (торбәшләр, гораннар, бошнаклар) ислам динендә. УрнашуТорбәшләр Төньяк Македониянең көнбатыш районнарында: Река, Жупа һ. б. өлкәләрдә яши. Аларның бер өлеше төрекләштерүгә (Дебора Жупасы һәм Кичево җәмгыяте районында) яки албанлаштыруга (Гостивардан төньяк-көнбатышка таба) дучар ителгән. Торбәшләр македон телендә сөйләшсәләр дә, аларның бер өлеше үзләрен албаннар яки төрекләр дип саный. Балкан халкының үзбилгеләнешенең үзенчәлеге булып, берәр конфессиягә бәйлелекнең приоритетлы булуы тора. Шуның нәтиҗәсендә, торбәшләрнең ныклы этник үзбилгеләнеше юк, 2002 елда уздырылган халык санын исәпкә алу мәгълүматлары да шуны күрсәтә: торбәшләрнең зур күпчелеге үзләрен, нигездә, мөселман динендәге македоннарга кертеп карый, бер өлеше үзләрен албаннар, төрекләр, бошнаклар һәм гади генә «мөселман», дип атаган[3][4]. Кайбер авторлар раслаганча, Албаниянең славян телле мөселманнары милләте буенча болгарлар булып тора[5]. Рус слависты Афанасий Селищев (1886―1942) торбәшләр дип Дебар, Скопье һәм Полог төбәкләрендә яшәүче төрекләшкән болгарларны атыйлар, дип раслый[6]. СылтамаларМоны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia