Тубыл (елга)
Тубыл (рус. Тобол, каз. Тобыл) — Казакъстанда һәм Россиядә елга, Иртешның сул кушылдыгы. Казакъстанның Кустанай өлкәсе һәм Россиянең Курган, Ырынбур[1] һәм Төмән өлкәләре аша ага. ХарактеристикаЕлганың озынлыгы 1 591 км, бассейн мәйданы — 426 000 км². Күбесенчә карлар белән туклана. Көньяк Урал белән Тургай платосының чигендә башлана. Урта һәм түбән агымы — Көнбатыш Себер тигезлегендә, киң үзәнле, бормалы. Тубыл бассейнында якынча 20 мең күлләр бар.[2] Су реестры мәгълүматларыРоссия дәүләт су реестры мәгълүмәте буенса елга Иртеш су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Тобол елгасы (башыннан Уй елганың кушылуына кадәр (Увелька елгасыннан башка)). Кече елга бассейны — Тубыл елгасының Россиядә урнашкан өлеше, елга бассейны — Иртеш бассейны[3]. Су ресурсларының федераль агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе территориясын су хуҗалыгы буенча районлау геоинформация системасы мәгълүмәтләре буенча:
КушылдыкларТөп кушылдыклар: Уй, Исәт, Түре, Тәүде. Торак пунктларыИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia