Тугызынчы планета
![]() Тугызынчы планета[1] (инглизчә Planet Nine) — Кояш системасында Плутон орбитасы читендәге, Җирдән берничә тапкыр зуррак булган фараз ителгән транснептун планета.[2][3][4] Әлеге планетаның булу ихтималы турында Калифорния институты галимнәре Константин Батыгин һәм Майкл Браун (күп кенә транснептун күк җисемнәрен һәм кәрлә планеталарны ачучы) 2016 елның 20 гыйнварында «Астрономия журналы»нда хәбәр иттеләр.[5] Х планетасы турындагы элекке фаразлар кебек үк, әлеге планетаның булу ихтималы турындагы фараз да Койпер поясындагы кайбер аеруча ерактагы күк җисемнәренең хәрәкәт үзенчәлеген математик ысуллар белән исәпләүне аңлату өчен тәкъдим ителгән. Әлегә ул планета табылмады һәм тик математик фараз булып кала бирә. ИскәрмәләрИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia