«Тюльпан» , Калмык дәүләт «Тюльпан» җыр һәм бию ансамбле — Калмыкияның башкаласы Элиста шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. Калмык АССРның О.И. Городовиков исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Сәнгать җитәкчесе (2013 елдан ) — Валерий Эрдниев, РФ атказанган артисты, РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2013 ).
Директор — Тюрбя Босхомджиев , КР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тарих
Далай-лама XIV белән. Һиндстан , 2014
Афиша
Калмык дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1937 елның октябренда оештырылган[ 1] .
Калмык драма театры каршында 44 кешелек калмык милли хоры һәм халык уен кораллары оркестры оештырыла. Ансамбль үз үсешендә республиканың һөнәри сәнгате үсеше баскычларын кабатлый. Оештыручылары — коллективның беренче сәнгать җитәкчесе Николай Рябченко («Бәхет» исемле беренче калмык операсы авторы ), үзешчән композитор О.С-Г. Дорджин, хормейстер Надежда Кухаренко, балетмейстер Арзо Ованесян.
1938 Сталинград һәм Әстерхан өлкәләрендә беренче чыгышлары уза.
1939 ел , март Мәскәүдә «Калмык әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша.
1943 елда , калмык халкын Ерак Көнчыгышка һәм Себергә сөрү нәтиҗәсендә[ 2] , ансамбль эшчәнлеген туктата.
1957 елда Элиста шәһәрендә эшчәнлеген торгыза[ 3] .
1957 елның 4 ноябренда яңартылган төркемнең беренче концерты уза.
1958 елда балетмейстер итеп Зыя Закир улы Фәттахов (Фәктахов ) билгеләнә.
1959 Төньяк Кавказ курортларында зур чыгышлары оештырыла.
1967 II БөтенРоссия хореография коллективларының бәйгесендә (Мәскәү ) «Табунчылар ялы» күмәк ирләр биюе (Григорий Чудак куйган ) белән катнашып, диплом ала.
1970 елда чит илдә (Монголия ) беренче гастрольләре уза.
1970 Ленинградта «Калмык АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге»ндә катнаша.
1972 елда ятхи уен коралында уйнаучылар төркеме оеша.
Чит илдә чыгышлары
Монголия (1970 ), Чехословакия (1976 ), Кытай , Лаос , Польша , Һиндстан , Италия , Швейцария , Америка , Франция , Испаниядә колоритлы калмык биюенә сокланалар.
Ансамбль составы
Биючеләр төркемендә 16, оркестрда 8, хорда 4 артист эшли.
Фестивальләргә, чит илгә гастрольләргә 45 кешелек төркем бара.
Репертуар
Беренче елларда
«Вальпургия төне» (Ш. Гуно «Фауст» операсыннан фрагмент)
«Конек-горбунок» балеты
«Корсар» балеты
«Бәхет» бер актлы калмык операсы (Николай Рябченко музыкасы)
«Калмык сюитасы» балеты (Николай Рябченко музыкасы )
«Бумба иле» (Бумбин орн ) О.С-Г. Дорджин көе
«Комсомол, алга» (Комсомол, уралан ) яшьләр гимны О.С-Г. Дорджин көе
«Җайдаклар маршы» О.С-Г. Дорджин көе
«Ока Городовиков» О.С-Г. Дорджин көе
«Гомерне кызганмыйча» О.С-Г. Дорджин көе
«Биек кызыл байрак» (Өндр улан туг ) халык җыры
«Ялуха» ялгыз бию
«Җааҗа» ялгыз бию
«Ишкимдык» күмәк бию (Григорий Чудак куйган)
«Яшь хатыннар» (Берячуд ) күмәк кызлар биюе (Григорий Чудак куйган)
«Табунчылар ялы» күмәк ирләр биюе (Григорий Чудак куйган)
«Шарка-Барка» күмәк бию
«Будля» күмәк бию
«Төгрәш» җыры
«Чыпчыклар» (Боһшурһас ) җыры
«Тюльпан җыю» биюе (М. Ленский, В. Лаврентьев куйган)
«Мольджур»биюе (М. Ленский, В. Лаврентьев куйган)
«Чичирдык» биюе (М. Ленский, В. Лаврентьев куйган)
«Чыгып килүче кояш» (Өрүн һарсн нарн ) җырлы-биюле күренеше
«Актүбә елгасы сулары» (Актүбин һолын усн ) җыры
«Кичүдә ялгыз агач» (Һатлһна Һанц модн ) җыры
«Чуар ситсы яулык» (Сартг эрәтә бүшмүд ) җыры
«Кызыл калмыклар җыры» (Улан хальмгин дун ) (халык көе, Валентина Джамбинова эшкәртүендә)
«Җааҗин ундг хоӊһр һалзн мөрн» җыры
«Деләш» халык җыры
«Сиңа, бердәнберем» (Иньг, чамдан ) халык җыры
«Һалдма» халык җыры
Яңартылган репертуар
«Джангар» җырлы-биюле күренеше — дастан эчтәлеге буенча куелган.
«Оскэ цокдг» хореография күренеше — 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан калмык сугышчыларын данлый.
«Чичирдык» биюе
«Ойрат кызлары» биюе
«Дербет товшуры» биюе
«Алтын көз» (Алтн тег ) җыры
«Яңа ел» (Вулындун ) җыры
«Йөрәк җыры» (Седклин дун ) җыры
«Дустым минем» (Иньг мини ) җыры
Сәнгать җитәкчеләре
Петр Надбитов, РФ, ЧР, КР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Яков Абрамис , 1957 елдан сәнгать җитәкчесе.
А.О-Г. Цебеков, 1959 елдан сәнгать җитәкчесе , РФ атказанган сәнгать эшлеклесе.
Б.Н. Уджаев, РФ мәгариф отличнигы.
А.Н. Манджиев, КР атказанган сәнгать эшлеклесе.
А.Б. Манджиева, балетмейстер, КР атказанган артисты.
Катнашкан фестивальләре
2004 -2006 сәнгать осталарының «Кавказга тынычлык» (Мир Кавказу ) фестивале (Ростов ).
2004 -2006 Бөтенрусия милли мәдәниятлар фестивале (Мәскәү ).
2004 -2006 халыкара фольклор фестивальләре (Испания , Португалия , Франция ).
2006 халыкара халык фестивале (Хух-хото, Кытай ).
2007 халыкара «Туганлык» милли мәдәниятләр фестивале (Уфа ).
2007 I төбәкара «Без барыбыз да – бердәм Россия» (Мы все – единая Россия ) милли сәнгатьләр фестивале (Тамбов , Россия ).
2008 Бөтенрусия «Россия җырлары » (Песни России ) фестивале (Ерак Көнчыгыш , Себер ).
2014 ХХII кышкы Олимпия уеннарының (Сочи , Россия ) мәдәният пограммасында катнаша.
2014 , декабрь халыкара «Һималай » фестивале (Дхарамсал, Һиндстан ).
2015 , июнь III халыкара (Россия төбәкләре, Каспий буе илләре ) «Каспий -дуслык ярлары» (Каспий-берега дружбы ) фестивале (Махачкала , Дагстан ).
2014 елның 6 декабренда Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Калмык дәүләт «Тюльпан» җыр һәм бию ансамбленың бердәм концерты оештырыла [ 4] .
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Л. Цебиков. Государственный калмыцкий ансамбль песни и танца «Тюльпан». К 75 летию ансамбля. М., 2012.
Петр Надбитов. Жизнь в вихре танца. Элиста: АПП «Джангар», 2005.
Сылтамалар
Искәрмәләр
↑ Решение Комитета по делам искусства при Совнаркоме Калмыцкой АССР от 1 октября 1937 года
↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 28 декабря 1943 года о ликвидаии Калмыцкой АССР
↑ Постановление Совета Министров РСФСР от 22 февраля 1957 года
↑ Казан шәһәр порталында