Далай-лама XIV
Далай-Лама XIV, 14нче Далай-лама, Нгагва́нг Ловза́нг Тэнцзи́н Гьямцхо́ (вариант: Данцзин Джамцо), тиб. བསྟན་འཛིན་རྒྱ་མཚོ་ (1935 елның 6 июле, Кытай Җөмһүрияте, Амдо провинциясе, Такцер авылы) — буддачылык дине югары рухание, Тибет халкының рухи җитәкчесе. Тәрҗемәи хәле![]() ![]() 1935 елның 6 июлендә Кытай Җөмһүрияте буйсынуындагы Тибетның Амдо провинциясе (хәзерге Кытай Халык Җөмһүриятенең Чиңхәй провинциясе) Такцер авылында күп балалы ярлы гаиләдә уналты баланың тугызынчысы булып туган. Тугач та бирелгән исеме — Лхамо Тхондуп («теләкләрне тормышка ашыручы алиһә»). 2 яшендә Далай-ламаның «яңа гәүдәләндереше» дип табыла һәм 1939 елның 10 июлендә Тибет башкаласы Лхаса шәһәренә озатыла. 1940 елның 22 февралендә тәхеткә утыра. 1950 елның 17 ноябрендә Нгагванг Ловзанг Тэнцзин Гьямцхо исеме белән Тибетның тулы хакимияткә ия булган дини һәм сәяси җитәкчесе итеп сайлана. Көнчыгыш Тибет җирләренә Кытай Халык Республикасы гаскәрләре кергәч, Кытайның үзәк хакимияте белән янәшә тыныч яшәү өчен тырышлык куя. Үз чиратында үзәк хакимият Далай-ламаны Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышы рәисе урынбасары итеп игълан итә [2]. 1959 елның 17 мартында, Тибет ихтилалы бастырылгач, Һиндстанга күчеп китәргә мәҗбүр була. Шуннан бирле Һиндстанның Химачал-Прадеш штатындагы Дхарамсала шәһәрендә яши. Тибетның мөһаҗирлектәге хөкүмәтен (ингл. Central Tibetan Administration) төзи һәм 2011 елга кадәр[3] аның җитәкчесе булып тора. ![]() ![]() ![]() 1987 елның 21 сентябрендә АКШ Конгрессы вәкилләре алдында «Тибет өчен 5 пункттан торган тынычлык планы» белән чыгыш ясый[4]:
1989 елның октябрендә Нобель премиясе буенча комитет, Тибетта тынычлык урнаштыру һәм кеше хокукларын торгызу планын тәкъдим иткән өчен, «аерым кешеләр, җәмгыятьләр һәм халыклар арасында мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм түземлелек турында армый-талмый вәгазьләгән өчен», «даими рәвештә халыкара бәхәсләрне тыныч юл белән чишү юлларын тәкъдим итүе, кеше хокуларын яклавы, экология мәсьәләләрен күтәрүе өчен», 14нче Далай-ламага Тынычлык өчен Нобель премиясе бирә[5]. Әсәрләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Далай-лама образы кинода
Моны да карагызӘдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia