Түгәрәк уен (журнал)

Түгәрәк уен
Tөр

татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр әлманах

Формат

А4


Гамәлгә куючы

ТР мәдәният министрлыгы каршындагы
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге

Нигезләнде

2011

Тел

татар

Төп офис

Казан, Тукай ур., 74а

Тиражы

3 000 (2011)
1 127 (2016)


язылу индексы

16987 (Татарстанда),
71199 (Россиядә)

Веб-сайт: http://www.tatfolk.ru/test/index.php?content=tuguen

«Түгәрәк уен»Казанда татар телендә нәшер ителүче, татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр журнал (әлманах).
Өч айга бер, 64 битле булып чыга.
2012 елдан журналга Россиянең барлык төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.
Баш мөхәррир — Илсөяр Иксанова.

Тарих

Басманың максаты

  • Татар халкының гасырлар дәвамында фондларда, архивларда тупланып килгән фольклор мирасын дөньяга чыгару, энҗе бөртекләрен табу, барлау.
  • Онытылып барган уен, йола-бәйрәмнәребезне чыганаклардан күтәреп, хәтердә торгызып, тормышыбызга кире кайтару.
  • Яшь буынны милли традицияләргә якынайту.
  • Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен ярдәмлек булу.
  • Һәр санда татар классик язучыларының (Каюм Насыйри, Габдулла Тукай һ.б.) милли яшәяшебезне, рухи кыйммәтләребезне чагылдырган әсәренә мөрәҗәгать итү.

Фикер

« Фольклор — бик тә нәзберек, уалырга гына торган материя. Бер буында популяр булган җыр яисә әкиятләрнең икенче буын өчен инде кызыгы булмаска, алар урынына сәяси, социаль, икътисади факторларга бәйле рәвештә, бөтенләй башка кыйммәтләр, традицияләр килергә мөмкин. Фольклор — заманнның тере сулышы ул. Әлеге мирасны саклауның зарурияте нәкъ менә шунда[1].
Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, профессор
»

Иҗат төркеме

Редколлегия


Сәхифәләре

Казынган казна табар Каләм изгегә тартыр
Уенда җиңгән-җыенда җиңгән Юбилейлар
Фидакарьләр Фольклор туган җирдә
Риваятьләр Язма мирасыбыз хәзинәләреннән
Ышанулар Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс
Үлгәннәрнең каберен бел Фольклор коллективларына ярдәмгә
Без, без, без идек (Балалар сәхифәсе) Изге урыннарыбыз
Татар дәстарханы [2]

Кызыклы факт

«Түгәрәк уен» басмасына язылучы абүнәчеләр саны буенча биш ел (2011-2016) дәвамында Саба районы (мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин) беренчелекне бирми.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. «Түгәрәк уен», 2011 ел, 1 нче сан, 38 нче биттә
  2. Сәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya