Умырткасызлар
Умырткасызлар (лат. Invertebrata) - Ж. Ламарк тарафыннан бөҗәкләр, моллюсклар һәм суалчаннарны үз эченә алучы гомуми төркем исеме буларак кертелгән термин. Умырткасызлар умырткалылар (лат. Vertebrata) - балыклар, сөйрәлүчеләр, кошлар һәм имезүчеләргә капма-каршы куелганнар. Умырткасызлар - хайваннарның системалы булмаган төркеме, ул беренчел авызлыларга да, икенчел авызлыларга да караган организмнарны берләштерә. Хәзерге таксономиядә бу төркем тулы хокуклы таксон дип танылмый, чөнки ул "калдык принцибы буенча" формалашкан. Бирегә умырткалыгы булмаган барлык хайваннар да эләккән. Заманча систематика күзлегеннән караганда, бу парафилетик төркемнең классик мисалы (катгый монофилетик умырткалылардан аермалы буларак). Заманча карашлар буенча, Ламарк умырткасызлар дип классификацияләнгән хайваннар егермедән артык тигез дәрәҗәдәге төркемнәр арасында бүленә - типлар (аларның иң зуры буынтыгаяклылар, йомры суалчаннар һәм моллюсклар ). Шул ук вакытта умырткалылар Хордалылар тибындагы астипларның берсен генә тәшкил итә, калган ике астип (личинка-хордалылар һәм башсөяксезләр) традицион рәвештә умырткасызлар классификациясендә карала. Тасвирланган хайван төрләренең якынча 97 проценты умырткасызларга керә. Шул ук вакытта, "умырткасызлар" атамасы зоологларның профессиональ бәйләнешен сурәтләгәндә әле дә үз мәгънәсен саклый. Дөньяның күп университетларында һәм институтларында умырткасыз зоология (ингл. Invertebrate zoology) кафедралары һәм бүлекчәләре бар. Аш-су максатларында кулланылучы умырткасызларУмырткасызларның күп төрләре кешеләр тарафыннан ризык буларак кулланыла . Мәсәлән, устрицалар, мидияләр, әкәм-төкәмнәр, краблар, лобстерлар һ.б. Вьетнамда һәм башка бик күп илләрдә төрле бөҗәкләрне ашыйлар. XXI гасырда күп компанияләр тарафыннан чебен личинкаларыннан һәм башка бөҗәкләрдән җитештерелгән ит аналоглары эшләнә башлады. Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia