Урмай җәмигъ мәчете
Урмай җәмигъ мәчете, Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов исемендәге мәчет, шулай ук Урта мәчет, Әл-Кәүсәр [1] (чуаш. Урмаел мичĕт, рус. Соборная мечеть села Урмай) ― Чуашстанның Комсомол районы Урмай авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Урмай мөхтәсибәте карамагында. Мәчетнең беренче имамы Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов исемен йөртә. Мәчетнең хәзерге Имам-хатибы – Хәмидулла хәзрәт Минһаҗетдинов (Миначетдинов). ТарихУрмай авылында өч мәчет гамәлдә:
Урмайда 2010 ел мәгълүматы буенча, 2889 кеше яшәгән (1449 ир-ат, 1440 хатын-кыз). Төзекләндерү2014 елда мәхәллә кешеләре, бина эчендә дин тотучыларга урын җитмәү сәбәпле, мәчетнең мәйданын арттыру өчен, иске бинаны реконструкцияләү турында карар кабул иткәннәр. Цокольне, тарих символы буларак, үзгәрешсез калдырырга булганнар. 8 елга якын җирле халык һәм меценатлар ярдәме белән мәчетне реконструкцияләү бара. Төзекләндерелгән Җәмигъ мәчетен ачу Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Мәчетнең иске (икенче) бинасы 1990 елның 25 маенда, нәкъ менә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул иткән көнне төзелгән булган. 2022 елның 1 июлендә яңартылган мәчетне ачу тантанасында Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Чувашстан мөфтие Альбир хәзрәт Крганов, БТК Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Пенза өлкәсе мөфтие Әбүбәкәр хәзрәт Юнкин, ХМАО-Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Луганск Халык Җөмһүрияте МДН мөфтие Илдар хәзрәт Гамбәров, Чуашстан МДН рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллаев катнашкан. [4][5]. Рәхимулла Минһаҗетдинов исемендәге (әлеге мөселман гыйбадәтханәсенең беренче имамы) Урмай җәмигъ мәчете территориясендә халык өчен ял итү һәм йөрү зонасы барлыкка килгән. Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia