Википедиядә
Шәйхразиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Васил Гаяз (Габтелгаяз ) улы Шәйхразиев [ 1] , яки Шәйхразыев [ 2] (рус. Василь Шайхразиев яки рус. Шайхразиев Василь Гаязович , 3 февраль 1963 , Сәет , Минзәлә районы , ТАССР , РСФСР , Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ) — Россия Һәм Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Яр Чаллы шәһәре мэры (2010 —2014 ), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан ), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе (2017 елдан ). «Бердәм Россия » сәяси фиркасе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
«Васил Шәйхразыев ». Гүзәл Гайнанова рәсеме
1963 елның 3 февралендә Татарстан АССР Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы ) Сәет авылында туган. Әтисе ягыннан бабасы Шәйхрази Арсланов 1942 елда Сталинград янында сугышта һәлак булган[ 3] . Әтисе Гаяз (Габтелгаяз ) иртә вафат булган. Әнисе Саимә балаларын ― Гөлфияне, Василны, Резидәне берүзе укыткан, кеше иткән[ 4] .
«Хокук белеме » белгечлеге буенча Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ЭЭМ югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлаган (1990 ). 1981 -1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә (Яһүд АӨ ) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти.
Хезмәт юлы
1980 -1981 «Автозаводстрой» төзелеш иарәсендә (Яр Чаллы ) монтер.
1983 -1993 ТАССР ЭЭМ Яр Чаллы бүлеге оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсен җитәкли, милиция капитаны.
1993 -1995 «Челныбанк» АКБ хокук идарәсе башлыгы.
1995 -2003 «“Челны” финанс компаниясе» ЧҖШ (Яр Чаллы ) директоры.
2003 -2004 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиковның ярдәмчесе.
2004 -2005 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
2006 -2010 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
2010 -2014 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Яр Чаллы мэры.
2014 елның октябрь аеннан Татарстан премьер-министры урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
1988 ― «Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы көчләренә 70 ел» медале
1991 ― «Мактауга лаек хәрби хезмәт өчен» медале
2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
2007 ― «Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе»
2010 ― «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры» IV РФ бәйгесе җиңүчесе.
2013 ― «Дуслык» ордены (РФ )
2019 ― «Почет» ордены (РФ ) ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен .[ 5]
2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан ) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен .[ 6]
2023 ― «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале (Әстерхан өлкәсе )[ 7]
2024 ― Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы ― Чечен Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында милләтара, дуслык һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм ныгытуга, Чечен Республикасында «Сабантуй» татар милли бәйрәмен үткәрүне югары оештыруга керткән зур өлеше өчен [ 8] .
2024 ― «Халыклар дуслыгы» медале (Омск өлкәсе ) ― Омск өлкәсе территориясендә яшәүче халыклар арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту эшендә актив эшчәнлеге өчен [ 9] .
2025 ― Александр Невский ордены [d] (Россия) ― хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [ 10] .
Иҗтимагый эшчәнлеге
Искәрмәләр
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2018-09-30, retrieved 2018-09-30
↑ [1] [2] 2021 елның 19 октябрь көнендә архивланган . [3] [4] 2017 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган .
↑ Гөлүзә Ибраһимова. Васил Шәйхразыев быел гаиләсендә булган шатлыклы вакыйга турында сөйләде. Татар-информ , 25.12.2024
↑ Равил Сабыр . Оныта алмыйм, онытмыйм. «Ирек мәйданы» , № 12, 2024 ел, 131-136нчы бит
↑ Василь Шайхразиев удостоен “Ордена Почета”. | Всемирный конгресс татар , 29.08.2019
↑ Василю Шайхразиеву вручен орден “Дуслык” Всемирный конгресс татар . 4.02.2023
↑ Энҗе Габдуллина. Васил Шәйхразыевка «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» медале бирелде. Татар-информ , 27.05.2023
↑ Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Всемирный конгресс татар , 02.07.2024
↑ Омск өлкәсе Губернаторы Васил Шәйхразыевны «Халыклар дуслыгы»медале белән бүләкләде. Всемирный конгресс татар , 27.07.2024
↑ Васил Шәйхразыев Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Всемирный конгресс татар , 26.03.2025
↑ «Сөембикә», 2016 ел, 3 ( март) саны , archived from the original on 2017-04-28, retrieved 2016-03-06
↑ Татар конгрессының VI корылтае. Азатлык Радиосы, 03.08.2017
↑ Национальный совет «Милли шура» возглавил Василь Шайхразиев, а Шаймиев отшутился. БИЗНЕС Online, 03.08.2017 (рус.)
↑ Марат Җаббаров Шәйхразыев урынына Татарстанның ат үрчетү федерациясе рәисе итеп куелды. Татар-информ , 2.09.2022
Сылтамалар
Моны да карагыз
А Ә Б В Г Д З К Л М П С Т Х Ш
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары
Орденнар Медальләр Халык Атказанган Шәрәфле Премияләр