Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова
Фатыймаи[1]-Фәридә Мортаза кызы Ваһапова-Нәүрүзова (Фатыйма[2]-Фәридә Мортаза кызы Ваһапова-Нәүрүзова) (1889, РИ, Казан губернасы, Чистай өязе, Чистай — 1914 елның 16 феврале, Кәрәкәшле, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, РИ) — беренче татар хатын-кыз журналистларыннан[1]; укытучы, мәгърифәтче, публицист, мөхәррир, феминизм эшлеклесе[3]. Тәрҗемәи хәлеЧистайда 1889 елда туган. Сәүдәгәр Мортаза Ваһаповның бердәнбер кызы була. Башлангыч белемне Фатыймаи-Фәридә абыстайга йөреп ала. Бу вакытта күршедә яшәгән, Россия күләмендә мәшһүр ишан Мөхәммәд-Закир Камаловның улы Ибраһим үз сеңелләренә (Өммегөлсем һ.б.) өйләрендә дәресләр бирә башлый. Фатыймаи-Фәридә да аларга кушыла. Әл-Әзһәр университетында укыган Ибраһим Камалов яхшы белемле булган, традицион фәннәрдән тыш ул кызларга география, биология, тарих укыткан. Фатыймаи-Фәридә үзе укыган вакытта ук, Чистай кызларын укыта башлаган. Укып бетергәч, Фатима Истанбулга сәяхәт итә, анда Истамбулның бай китапханәсенә йөреп белемен тирәнәйтә, Төркия хатын-кызлар хокуклары хәрәкәте җитәкчеләре феминистлар белән очраша. 1907 елда Ваһаповларның гаиләсе Кәрәкәшлегә күченә, анда Фатыймаи-Фәридә Вәһапова кызлар мәктәбен ача. Башта эш бик авыр бара — җирле абыстай кызларның дөньяви дәресләр алып «шайтан юлына» басуына ризалык бирми. Әмма Фатыймаи-Фәридә һәм аның ярдәмчесе авыл халкын ышандыра алдыралар. Мәктәп кызлар белән тула.[2] Яшь укытучы көненә җидешәр-сигезәр сәгать мәктәптә үткәрә. Дәресләрдән соң хатын-кызларга китаплар укый, алар белән әңгәмәләр үткәрә, балалар тәрбияләү буенча киңәшләр бирә. Аңарда укыган кызларны ул укытучылар өчен мәктәпкә укырга әзерли. Кызларга белем бирүне дәвам итәргә мөмкинлек булсын өчен, бу кызларның әти-әниләрен аерым үгетләргә туры килә. Шул ук вакытта ул үз мәкаләләрен татар матбугатында бастыра башлый.[4] Ул шулай ук шигырьләр дә яза. Фатиймаи тарафыннан Казандагы әдәби кичәсендә укылган «Хатын дөньясы» шигыре Фатих Әмирханга зур тәэсир калдыра. Томскидагы хезмәте1908 елда ул журналист Вәгыйзь (Мөхәммәтвәгыйзь) Нәүрүзевка кияүгә чыга. Алар бергә Томскка күченәләр. Бу күченүнең сәбәбе ир белән хатынның Себердә татарлар арасында хатын-кызлар хәрәкәте үсешенә ярдәм итү теләге була.[2] Башта алар ире белән 1910 елда Омскида «Мәдәният» дип аталган әдәби журнал чыгарырга телиләр, әмма аларга рөхсәт бирмиләр. Аннан шул ук елны Томскида «Мәгыйшәт» дип аталган журнал чыгарырга уйлыйлар, монысына да рөхсәт ала алмыйлар.[5] Бары тик 1912 елның февраленнән Фатыймаи-Фәридә акчаларына,[6] Вәгыйзь Себердә беренче татар гәзите — Сибирия басмасы оештыра. Гәзитнең даими рубрикасы «хатын-кызлар дөньясында» булган, ул гәзитнең беренче һәм икенче битләрен били. Бу рубриканың редакторы Фатыймаи була. Гәзит битләрендә хатын-кызлар хокуклары һәм хатын-кызлар белеме мәсьәләләре күтәрелә. Публицистик мәкаләләре белән Фатыймаи-Фәридә татар хатын-кызларын рухи бәйсезлеккә, искелеккә каршы актив көрәшкә чакыра. Гәзитнең даими авторы танылган хатын-кызлар хокуклары көрәштәше Маһруй Мозаффария була. Соңрак Фатыймаи үзенең гәзитнең мөхәррире һәм нәшире була.[7] Бу аны татар матбугаты тарихында беренче хатын-кыз-мөхәррире итә. Хакимиятләргә каршы тору һәм акча җитмәү сәбәпле,[8] гәзит 1913 елның 31 августында ябыла. Фатыймаи Томск әдәби түгәрәгендә катнаша. Томскида ул шулай ук кызлар өчен мәктәп булдырган. Бу шәһәрдә кызлар өчен беренче җәдит мәктәбе була.[8] Соңгы ел1913 елда Фатыймаи ире белән Өфегә күчеп китә. Анда алар «Тормыш» гәзитен чыгара башлыйлар. Яңа гәзиттә Фатыймаи да хатын-кыз рубрика мөхәррирлек кылы. Әмма ел азагында ул ирен ташлап китә һәм улы белән әти-әнисенә авылга кайта. Тикшеренүчеләр аерылышуны Вәгыйзь Нәүрүзевның «охранка» (сәяси полиция) яшерен агенты булуы белән бәйлиләр.[9] Бу вакытта Фатыймаи-Фәридә туберкулез белән бик каты авырый. 1914 елның 14 февралендә ул, бары 25 яшендә, вафат була. Үзенең бөтен акчасын Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова Кәрәкәшледагы үзе нигезләгән кызлар мәктәбе өчен бинаны төзергә васыять итте. Авылга җирләүгә меңләгән ватандашлар килгән. Мең ярымнан кадәр кайгы уртаклашу белән хатлар Сөембикә журналы редакциясенә генә килделәр. Некрологлар татар телендә генә түгел, рус телле[10] һәм төрек матбугатында да басылган. Фатиманың калган акчасы мәктәп төзү өчен җитмәгән, ләкин акча аның ихтыярын үтәү өчен татар җәмгыяте тарафыннан җыелган.[2] Әдәбиятта чагылыш
ИстәлекКәрәкәшле авылы мәктәбендә мемориаль такта урнаштырылган.[11] Тик тарихчыларның тәкъдимнәренә карамастан,[2][12] мәктәпкә мәгърифәтченең исеме бирелмәгән. Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia