Флора Маннанова
Флора Маннанова, Флора Фатыйх кызы Маннанова (Насыйрова, 1946 елның 19 сентябре, ГДР, Саксония-Анхальт, Галле) ― югары категорияле табибә–ортопед һәм ортодонт, Башкорт медицина университетының ортопедия стоматологиясе кафедрасы мөдире (1984 елдан), медицина фәннәре докторы (1996), профессор (1998), Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1998).[1] Тәрҗемәи хәле1946 елның 19 сентябрендә Алманиянең совет оккупация зонасында[d]әтисе Совет Армиясе офицеры Фатыйх Насыйров хезмәт иткән Галле шәһәрендә туган. Әтисе һәм әнисе Гөлбану Җинанова сугыштан соң Татарстан АССР Актаныш районы Тат. Ямалы авылына кайтып төпләнгәннәр. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Флора Фатыйх кызы Минзәлә медицина училищесына укырга кабул ителә. 1966―1969 елларда Пучы участок хастаханәсендә акушер булып эшли.[2] С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының (КДМИ) стоматология факультетын кызыл дипломга тәмамлаган (1974). Юллама буенча килеп, 1974―1979 елларда Уфа шәһәренең 1нче стоматология поликлиникасында табиб-стоматолог-ортопед һәм ортодонт булып эшли. 1979―1981 елларда Казан дәүләт медицина институтының ортопедик стоматология кафедрасында көндезге аспирантурада укый, «Борын аша сулавы бозылган балаларда тешләү аномалияләрен диагностикалау һәм дәвалау үзенчәлекләре» (рус. Особенности диагностики и лечения аномалий прикуса у детей с нарушенным носовым дыханием) темасына медиицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1981). 1981―1984 елларда ― Башкорт дәүләт медицина университетының (БДМУ) балалар стоматологиясе кафедрасы ассистенты. 1984 елдан ― БДМУ ортопедия стоматологиясе клиникасы мөдире, доцент (1987). 1984 елдан 2003 елга кадәр ― БДМУның стоматология буенча интернатурасының методик җитәкчесе.[1] 1996 елда Мәскәүдә «Балаларда аскы казналык үсмәгәндә теш-казналык аномалияләрен һәм деформацияләрен иртә диагностикалау, профилактикалау һәм морфофункциональ коррекцияләү» (рус. Ранняя диагностика, профилактика и морфофункциональная коррекция зубочелюстных аномалий и деформаций у детей при недоразвитии нижней челюсти) темасына медицина фәннәре докторлыгына диссертация яклаган, профессор (1998).[1] Ортодонтларның Россия съездында, бөтендөнья конгрессында катнаша. Кафедра хезмәткәрләре тарафыннан 8 кандидатлык диссертациясе якланган, кафедрада 26 клиник ординатор әзерләнгән (шул исәптән, чит илдән), аның җитәкчелегендә 1 докторлык, 11 кандидатлык диссертациясе якланган. 190нан артык фәнни хезмәте (шул исәптән 2 монография, УМО грифы булган 3 уку әсбабы), 17 уйлап табуга авторлык патенты, 18 рационализаторлык тәкъдиме бар. 22 (шул исәптән РФ күләмендәге 5) методик рекомендация һәм ортопедия стоматологиясе буенча 6 (шул исәптән РФ буенча теш техникларын укыту өчен 2) уку дәреслеге бастырган.[1] Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре Рифкать Маннанов (2000 елда вафат), улы, оныгы Азат.[2] Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia