Флюра Бикмурзина
Флюра Бикмурзина, Флюра (Флура[1]) Габдрахман (Гаптрахман[1]) кызы Бикмурзина (1939 елның 1 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Иске Салман ― 2023 елның 23 октябре, РФ, ТР, Казан) — актер, телевизия режиссеры, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), ТРның халык артисты (1993). 1959-1961 елдан ТДАТта; 1961 елдан «Татарстан» ДТРКсында: режиссер ярдәмчесе, режиссер, дирекция режиссеры); бер үк вакытта (1964-1965) «Бергәләп җырлыйк» балалар тапшыруы алып баручысы. «Кеше һәм закон», «Сезнең позициягез», «Пропагандист һәм вакыт» тапшыруларның куючы режиссеры.[2]
ГаиләсеИлдар (2023 елда вафат[1]) һәм Флюра Бикмурзиннарның ике уллары ― Ленар һәм Тимур бар. Тимур Бикмурзин ― ТНВ телеканалының «7 дней» тапшыруы журналисты [4]. Вафаты2023 елның 23 октябрендә инсульт сәбәпле вафат булган. Казанның Самосырово зиратында җирләнгән[1] Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia