Фәнис Сәлахиев
Фәнис Сәлахиев, Фәнис Мөдәррис улы Сәлахиев (Сәләхиев[1]) (1966 елның 5 мае, ССРБ, РСФСР, Киров өлкәсе, Малмыж районы, Иске Йөрек) — спортчы (гер күтәрү төре), тренер, РФ халыкара класслы спорт остасы (1993), атказанган спорт мастеры (2000), 7 мәртәбә дөнья чемпионы (1993 елдан башлап). Тәрҗемәи хәле1966 елның 5 маенда Киров өлкәсе хәзерге Малмыж районы Иске Йөрек авылында туган. Мәктәптә укыганда физик тәрбия укытучысы Рәхимулла Зиннәтов йогынтысында чаңгы спорты, классик көрәш, соңрак авыр атлетика белән шөгыльләнә. Үзендә көч, түземлек, тимер холык тәрбияли. Әлмәттә физик тәрбия техникумын тәмамлагач, авыр атлетика буенча тренер булып эшли. 1988 елдан башлап, тренерлык эше белән беррәттән, гер спорты белән мавыгып китә. Шушы елдан гер Олимпы үрләрен яулый башлый. В. И. Ленин исемендәге Киров дәүләт педагогика институтын тәмамлагач (1992), Татарстанга күчеп килә. Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә гер спорты төре белән җитди (һөнәри нигездә) шөгыльләнә (тренеры Владимир Николай улы Федоров, ТР атказанган тренеры). Үзенең нык көрәшче холкы, бик яхшы техникасы белән гер спортында зур уңышларга ирешә. 90кг, соңрак 90 кг нан югары авырлыкта двоеборьеда (толчок, рывок) чыгыш ясый, 32 кг авырлыктагы герне күтәрә. 1998 елда Рыбинскида узган РФ чемпионатында толчокта иң яхшы күрсәткеч бирә — герне 130 мәртәбә күтәрә, ике төрнекен кушкач — 230 мәртәбә күтәргән[2]. Гер спорты буенча 1нче дөнья чемпионатында (1993, Липецк, РФ) 90 кг га кадәр авырлыкта җиңгәч, Татарстанда гер спорты буенча спорт секцияләре ачыла башлый. Спорттагы уңышлары
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia