Киров өлкәсе
Ки́ров өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Мәйданы - 120 800 км². Өлкә үзәге – Киров шәһәре. ГеографияЧиктәшлек
РельефӨлкәнең уртасында - Вятские Увалы калкулыгы, көньяк-көнчыгышында - Төньяк Чулман калкулыгы, төньягында - Северные Увалы калкулыгы. ГидрографияӨлкәсендә 19753 елга бар. Северные Увалы калкулыгы ике (Идел һәм Төньяк Двина) елга бассейнны булә. Эре елгалар — Нократ, Молома, Пижма, Луза, Кобра, Чүпче. КлиматГыйнварның урта температурасы -13...-15 °C, июльнең урта температурасы +15...+17 °C. Максималь температуралар +38...+40 °C-ка җитә, минималь температура -45...-50 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 500-680 мм. Табигать байлыкларыАгачлар (күбесенчә ылыслы), фосфоритлар, торф, җәнлек мехы, су һәм җир ресурслары. Минераль чимал запслары да бар: известьташлар, мергельләр, балчыклар. Кечкенә нефть запаслары бар; бетонит балчык ятмалары. Киров өлкәсендә Европада иң зур фософоритлар чыганагы урнаша. ТарихМоны да карагыз: Вятка губернасы, Киров крае Славяннар бу җирләрдә XIV гасырның икенче яртысында күпләп күчеп килә башлаганнар. Бу җирләрнең төп халыклары - фин-угыр һәм төрки кабиләләре. 1796—1929 елларда хәзерге өлкәнең җирләре Нократ губернасы составында булганнар. 1929—1934 елда Түбән Новгород өлкәсе (1929 елның июленнән - Түбән Новгород өлкәсе, 1932 елдан - Горький крае) составында. 1934 елда аның составыннан Киров крае буларак аерылып чыгарылган. 1936 елның декабрьдән - Киров өлкәсе. Танылган шәхесләр
Дин
ХалыкМоны да карагыз: Киров өлкәсе халкы, Киров өлкәсе татарлары Шәһәрләрдә халыкның 72,1% өлеше яши (2009) 2002 ел
Торак пунктларыКиров өлкәсенең эре шәһәрләре
Административ бүленеше![]() Районнар
Шәһәр округлары:
ИкътисадСәнәгатьнең төп тармаклары: машиналар төзү һәм металл эшкәртү; кара һәм төсле металлургия; химик, агач, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь; җиңел һәм азык-төлек сәнәгате. Авыл хуҗалыгыАвыл хуҗалаыгында төп тармагы - терлекчелек. ТранспортКировта "Победилово" аэропорты урнаша. Киров өлкәсе аша үтә торган тимер юллар Россиянең үзәкне Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән (Транссиб) элемтә урнаштыралар. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia