Фәрит Гыйльми
Фәрит Гыйльми (псевдоним, тулы исеме Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов, 1947 елның 14 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Үрәзмәт — 1993 елның 12 октябре, РФ, ТР, Әлмәт) — татар язучысы, прозаик. 1982 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Тәрҗемәи хәле1947 елның 14 апрелендә Татарстан АССР Мөслим районы Үрәзмәт авылында туган. Үрәзмәт урта мәктәбен (1965), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1970) тәмамлаган. Хезмәт юлы1970—1972 елларда Тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә җаваплы сәркатип. 1972—1974 елларда Ырынбур өлкәсенең Тук районында хәрби хезмәттә. 1974—1978 елларда 1нче номерлы Әлмәт татар урта мәктәбендә тарих һәм әдәбият укыта. 1978—1983 елларда Әлмәт батырма электр насослары заводында хезмәтне фәнни оештыру бюросы башлыгы. 1983—1985 елларда «Оргтехстрой» трестында инженер. 1985—1987 елларда Мәскәүдә ССРБ Язучылар берлегенең Югары әдәби курслары тыңлаучысы. 1988—1993 елларда Әлмәт язучылар оешмасы каршындагы яшь һәм башлап язучылар консультанты. ИҗатыШагыйрь Рәдиф Гаташның Үрәзмәт мәктәбенә практика үтәргә килүе Фәритне әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук кызыксына башлауга этәрә[1]. 1967 елда «Салават күпере» исемле беренче хикәясе «Кызыл таң» газетасында (Уфа) дөнья күрә. «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) һәм яшь язучыларның «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыгында (ТКН, 1971) унлап хикәясе урнаштырыла. «Урсай тау итәгендә» повесте (1977 елда «Казан утлары» журналында басылган) һәм «Елганың борылган төшендә» повесте (1980) белән 1982 елда ССРБ (Татарстан АССР) Язучылар берлегенә кабул ителә. 1984 елда 12 хикәяне эченә алган «Су өстендә чәчәкләр» хикәяләр җыентыгы чыга. 1993 елның 12 октябрендә вафат. Зәй районының Бигеш авылы зиратында җирләнгән. ГаиләсеХатыны Рәсимә, ике кызы, бер малай. Хәтер2005 елда Әлмәт районы Урсала авылындагы (2008 елдан Әлмәт шәһәренең микрорайоны) урамга язучының исеме бирелгән[2]. Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia