Харис Гатиятов
Харис Хафиз улы Гатиятов (14.02.1952, Ямаш, Балык Бистәсе районы, Тәрҗемәи хәле1974 елда авыл хуңалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлаганнан соң хезмәт юлын туган авылы Ямашта “Татарстан” колхозында икътисадчы булып башлый. Эшли башлаган елларында ук Республикада беренчеләрдән булып яңача эшләү тәртипләре кертә.Яңалык буенча аңа авыл хуҗалыгы министрлыгында коллегияләрдә еш чыгыш ясарга туры килә. “Татарстан” колхозында яңалыкларны өйрәнү семинарлары уза башлый. (Бабам сөйләгәннәрдән алып язылды). Бу яңалыкны өйрәнүгә Мәскәү авыл хуҗалыгы министрлыгының экономика белгечләре дә килә. Районның яхшы экономисты дип, рәсеме почет тактасына куела. Аның тырышлыгын күреп, Күки, Ямаш, Балтач авылларын берләштергән “Татарстан” колхозына председатель итеп сайлыйлар. Бу 1981 ел була. Эшли башлауга ферма биналарын яңарта, амбарлар, ашлык киптерү урыннары, подваллар, машина – трактор парклары төзетә. Сөт җитештерү, ит сату буенча колхоз алдынгылар рәтендә бара. Район җитәкчеләренең ышанычын тырыш хезмәте белән аклый бабам(сынатырга ярамый иде дип искә ала бабам). Күп тә үтми Татарстан Республикасы Президенты указы белән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгән өчен “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем бирелә. Колхозлар бетерелгәч 2005 елдан бүгенгә кадәр бабам авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкара. Бу эшендә дә бабам, авыл халкының яшәү шартларын яхшыпту өчен бөтен тырышлыгын куеп эшли. Юлларга асфальт җәелгән, өйләргә су кергән, урам баганалырнда иртән сүнеп, кич кабына торган утлар яна. Урамнар яп-якты. Яңа ел, сабантуйлары югары дәрәҗәдә үтә. Җиде ел рәттән (халык аны куңелле Сабантуй дип атый) күңелле бәйрәм үткәрелә. Анда җыр-бию, күңелле уеннар, төрле ярышлар, снегоходлар узышы, чаңгы ярышлары уза. Инде ике ел рәттән ТНВ каналыннан килеп төшерделәр, һәм күрсәттеләр. 2020 елда авыл җирлекләре арасында “Яңа елга иң матур бизәлгән авыл җирлеге” конкурсында Юлсубино авыл җирлеге беренче урынны яулады. Ямаш авылында яңа мәдәният йорты төзелде (2014 ел). 2019 елда Юлсубино авылы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, шәһәр мәдәният сарайларыннан ким түгел. Авылыбыз халкы тырыш, ойләр матур, яңа йортлар салалар. Шәһәргә китеп анда гомер иткән кешеләр дә туган нигезләренә кайтып, өйләрен яңартып авылга кайта хәзер. Казанышлары
Барлык медальләре, дипломнары саклана шул чыганаклардан укып язылды. ИскәрмәләрСылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia