Рауис Гәрәев
Рауис Гәрәев, Рауис Гыйният улы Гәрәев (1949 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы, Түбән Зәет — 2004 елның 3 июне, РФ, ТР, Казан) — галим-агроном-икътисадчы, фирка һәм дәүләт эшлеклесе. 1996—2005 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (2000), авыл хуҗалығы фәннәре докторы (1998). Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995) һәм Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (1997). Тәрҗемәи хәле1949 елның 24 апрелендә Башкортстан АССР Шаран районы Түбән Зәет авылында күп балалы гаиләдә туган. 1972 елда Башкортстан авыл хуҗылыгы институтын (1993 елдан университет), 1979 елда Сарытау югары фирка мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт юлы1969—1970 елларда — ВЛКСМның Шаран райкомы инструкторы. 1966—1972 елларда — Шаран районы «Ык» күмәк хуҗалыгында, 1970 елдан — баш икътисадчы. 1973 елдан тормышы Татарстан белән бәйле. 1973—1977 елларда КПССның Баулы райкомы инструкторы. 1979—1985 елларда — КПССның Тәтеш райкомы бүлек мөдире, 1982—1985 елларда — икенче секретаре. 1985 елдан — ТАССР авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары[2]. 1986—1989 елларда — «Татрапс» җитештерү-фәнни берләшмәсенең генераль директоры. 1990—1991 елларда — ТАССР агросәнәгать комитеты рәисенең беренче урынбасары. 1991—1996 елларда — «Татрапс» АҖ генераль директоры. 1996—2005 елларда — Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры. 1998—2004 елларда — «Татарстан басуы» («Нива Татарстана») журналының баш мөхәррире[3]. 2004 елның 3 июнендә Казанда вафат[4] . Гыйльми кызыксынулар өлкәсеҮсемлекчелек өлкәсендә танылган галим. Урта Идел буеның урман-дала зонасында рапс җитештерү һәм куллану системасын эшләгән, әлеге система Татарстан, Мари Иле, Чуашстан, Башкортстан, Удмуртия, Сембер һәм Киров өлкәләре хуҗалыкларында киң кулланыла. Игенчелекне интенсификацияләүнең биологик факторларын, игенчелектә ресурсларны саклау технологияләрен өйрәнгән. Авыл хуҗалыгын алып бару, фәнни учреждение эшчәнлеген оештыру системалары модельләрен эшләгән. Фәнни хезмәтләре Россия Федерациясе шартларында рапс үстерү технологиясенең гыйльми‑җитештерү нигезләрен булдыру мәсьәләләренә багышланган. 100 дән артык фәнни мәкалә һәм китап, шулай ук 4 уйлап табу авторы[5]. Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеХатыны Сима, укытучы, ике улы[7]. ХәтерТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 18 августындагы 588нче санлы карары буенча Казанның Идел буе районында Ырынбур узуыннан алып Ферма шоссесына кадәрге участокта урнашкан, бер ягы белән «Кояшлы шәһәр» торак комплексына орынып торган, яңа оештырыла торган урамга галимнең исеме бирелгән [8]. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia