Хәй Мушинский
Хәй Мушинский[1] (сәхнә псевдонимы, чын исеме Габделхәй Мөхәммәтшин, Габделхәй Хафиз улы Мөхәммәтшин (1908 елның 27 июне, РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Тәтер-Арыслан ― 1994 елның 15 декабре, РФ, ТР, Казан) — драма актеры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (1936―1946), 1956 елда оешкан Казан циркының беренче төркемендә эшләгән. Татар эстрадасына беренче булып фокусчы һөнәрен кертүче. Тәрҗемәи хәле![]() 1908 елның 27 июнендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге БР Стәрлебаш районы) Тәтер-Арыслан авылында туган. 1920 елда авылда чыккан янгында өйләре яна. Әтисе, туганнары үлә. Әнисе белән урманда, землянкада яшәргә мәҗбүр булалар.
Авыл мәктәбен бетергәч, Ырынбур педагогия институтының физика факультетына укырга керә. Ырынбур татар театрына йөри, студент спектакльләрендә катнаша. Театрга булган мәхәббәт Казанга алып килә, Татар театр техникумын тәмамлый (1936). Хезмәт юлы
Уйнаган спектакльләреГ. Камал театрындаХ. Мушинский классикада һәм милли драматургия әсәрләрендә зур булмаган рольләр башкара.
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia