Стәрлебаш районы
һәм Стәрлебаш районы яки Эстәрлебаш районы[2](рус. Стерлибашевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — борынгы татар авылы Стәрлебаш – Уфадан 182 км ераклыкта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Стәрлетамакта (57 км). ТарихРайондагы иң борынгы авыллар: Стәрлебаш (1680 елны нигез салынган). Яшергән, Айдарали һәм Түбән Ибрай авылларына Ырынбур янындагы Татар Каргалысы бистәсе татарлары нигез сала. Алар җирне күчмә башкортлардан сатып алганнар. Cтәрлебаш авылы революциягә кадәр үзенең борынгы, зур, атаклы мәдрәсәсе белән билгеле булган. Ул мәдрәсә 1640-1660 елларда ачылган һәм Петр I тарафыннан 1720 елда рөхсәт ителгән. Сәбәбе – Петр I Стәрлебаш мәдрәсәсенә килеп укыган казакъ-кыргыз (ул заманнарда аларны "кайсак" дип йөрткәннәр) шәкертләре аркылы, киләчәктә яулап алынырга тиешле Урта Азия җирләрендәге хәлләр турында мәгълүмат җыю. Урал, Урта Азия, Идел буйларында аны "Кече Бохара" дип атаганнар.[3] ГеографияСтәрлебаш муниципаль районы Башкортстанның көньяк-көнчыгышында, Ырымбур далалары башланган җирләр белән чиктәш урында урнашкан. Көньяк-көнчыгышта Миякә, көньякта Ырынбур өлкәсе һәм Федоровка, көнчыгышта Мәләвез, төньяк-көнчыгышта – Стәрлетамак районнары белән чиктәш. Мәйданы 1609 км² тәшкил итә. ХалыкИң эре торак урыннары: Стәрлебаш (2009 елда 6,05 мең кеше яши), Тәтер-Арслан (1,01 мең), Куганакбаш (0,84 мең), Бузат (0,8 мең), Айдарали (0,79 мең). Районда төп халыклар — татарлар белән башкортлар, руслар һәм чуашлар (2,9%) бар. Сан алу буенча милли состав:
Демография
Танылган кешеләрЭстәрлебаш авылының 1905 елга кадәр татар-башкорт халкының шигърият ьәм мәгърифәт үзәге булып исәпләнүенә дәлил булып монда укыган, укыткан, яшәгән күренекле шәхесләр исемлеге тора. Язучы-шагыйрьләрдән Гали Чокрый, Шәмсетдин Зәки, Гаделша Богданов, Хөснетдин Жданов, Мифтахетдин Акмулла, Гали Рәфикый, Төхфәт Янәби, күренекле дин әһелләреннән баш мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов, Габдессәлам Габдрәхимов, Габделвахит Сөләйманов булса, гыйлем ияләре Мирсалих Бикчурин, Габдулла Фәез (Сатыев), Габдулла Фәйзи, Чокан Вәлиханов, Әбелмәних Каргалый, Абдулла Искәндәров, Рифкать Солтанбәков, Зәки Вәлиди Туган, Мирсәет Солтангалиевләр булган. Пугач боласында башкортларны җитәкләгән Салават Юлаев һәм Кинҗә Арсланов та монда укыган. Төбәктән чыккан фән докторлары Зәки Зәйнуллин, Марс Юлдашев, Рифкать Мәсәгутов, Радмир Хәсәнов, Наил Юнысов, Минрәсим Мөрәсев, Равил Гатауллин, Гали Галиев, Марс Сафаров, Камил Сабитов, Тәбрис Фәритов һәм йөзгә якын фән кандидаты бар. Якташлардан язучылар Фәйзи Гомәров, Равил Шәммас, Әдхәт Синугыл, Зиннәт Галимов, Зәки Зәйнуллин, Мариус Максютов, Мәҗит Кәримов, Зөлфия Гыйззетдинова, Рәфгать Рысаев, Рәлиф Кинҗәбаев, Хисаметдин Исмәгыйлев, Фәйзи Гомәров һәм башкалар. Шулай ук РСФСРның халык артистлары Хәй Фәхри белән Шамил Рәхмәтуллин да Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары Хәкимҗан Сәгыйтов, Гайса Галимуллин, Наил Галиев, Әнисә Яхина, Флүрә Мозаһитова, Халидә Хәсәнова һ.б., эстрада артисты, иллюзионист Хәй Мушинский дә Эстәрлебаш җиреннән илһам алган.[22] Стәрлебашта Татарстан мәгълүмат чараларында исеме билгеле Римма Бикмөхәммәтова туып үскән. 1992-2007 елларда Стәрлетамак шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы Спартак Әхмәтов тә шуннан. ИкътисадТранспортРайон аша Стәрлетамак – Стәрлебаш – Тәтер-Арслан һәм Аксеново — Мәләвез автомобиль юллары уза.
Райондагы юлларның тулаем озынлыгы – 207 км. МәгарифБалаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирү эшен районда 14 урта, 7 төп, 12 башлангыч мәктәптә, мәктәпкәчә 29 учреждениедә алып барыла (901 бала тәрбияләнә). Матбугат1932 елдан башлап татар телендә чыгучы «Стәрлебаш чишмәләре» газетасы – бай тарихлы, данлы матбугат басмасы. Русча «Стерлибашевские родники», башк. «Стәрлебаш шишмәләре» гәҗитләре чыга.[23] Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia