Хәким Гыйләҗев
Хәким Гыйләҗев (тулы исеме Локман-Хәким Габдрахман улы Гыйләҗев, баш. Хәким Ғиләжев, Лоҡман-Хәким Ғабдрахман улы Ғиләжев) – Бөек Ватан сугышында катнашкан башкорт язучысы. С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1973). Тәрҗемәи хәле1923 елның 1 мартында БАССР Бәләбәй кантоны (1930 елдан Бүздәк районы) Каңлы-Төркәй авылында туган. Туган авылында җидееллык мәктәпне, Дәүләкән педагогика укуханәсен (1940) тәмамлый. Урта мәктәптә укыта. Дәүләкән районы газетасында әдәби хезмәткәр, мәгариф бүлегендә инспектор, МТС сәяси бүлегендә башлык ярдәмчесе булып эшли. Сугыш башлангач, Х. Гыйләҗев Стәрлетамакта Кызыл Армиянең сәяси җитәкчеләрен камилләштерү курсларында укый, Уфада хәрби училище тәмамлый. Взвод башлыгы сыйфатында алгы сызыкта була. Буг елгасы буендагы каты сугышларның берсендә яралана. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1945-1949 елларда Уфа педагогия институтында укый. 1949-1951 елларда Стәрлетамак укытучылар институтында укыта. Уфада тел, тарих һәм әдәбият фәнни институтында гыйльми хезмәткәр, «Совет Башкортстаны» газетасында бүлек мөдире. 1955-1968 елларда «Ағиҙел» журналының җаваплы мөхәррире. 1968-1972 елларда БАССР язучылар берлеге рәисе. ИҗатыХ.Гыйләҗевның беренче шигырьләре матбугатта 1938 елдан күренә башлый. Шагыйрь булып үсүе Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.[1] Беренче шигырьләр китабы «Яшен утлары» (1948) совет кешеләренең яудагы батырлыгын, патриотик тойгыларын чагылдыра.[2] Аннан соң басылып чыккан китаплары белән үзен хисләргә бай, поэтик фикергә мул шагыйрь итеп танытты: «Сүз – безнеке» (1952), «Кул кысу» (1956), «Лирика» (1959), «Кырык алтынчы солдат» (1962), «Чапай кылычы» (1964, балалар өчен) һ.б. «Погонсыз солдатлар» (1965) романы сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә: А.С. Пушкин, Н. А. Некрасов, У. Шекспир әсәрләрен тәрҗемә итте.[3] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ХәтерУфадагы урам, Каңлы-Төркәй мәктәбе шагыйрьнең исемен йөртә. ӘдәбиятНаҗар Нәҗми. Аралар. Ағиҙел, 1983, № 3. Чыганаклар1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.) 2. Утлы еллар авазы (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа. 1985.(башк.) 3. Җыр сафта кала (җыентык, төзүчесе С. Сафуанов). Уфа, 1961.(башк.) 4. Окопта язылган шигырьләр (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин).Уфа, 1971.(башк.) Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia