Чапаевск
Чапаевск (рус. Чапаевск) — Самар өлкәсендә урнашкан шәһәр. Дары заводы белән һәм кискен экологик вазгыять белән билгеле. Халык саны — 72 689 кеше (2010).[5] ИсемеШәһәрнең тарихы 1909 елны Самар өязендәге Титовка һәм Губашево авыллары арасында дары заводы төзүдән башлана. Заводны иген игәргә яраксыз дигән кырларда төзиләр. Ул 1911 елның 15 сентябрендә ачыла. Бу – Россиядә шартлаткыч матдә (тротил) эшләп чыгаручы беренче хәрби завод була. Завод тирәсендәге эшчеләр поселокларын төзелеш җитәкчесе Владимир Иващенко хөрмәтенә Владимирский һәм Иващенково дип атап йөртә башлыйлар. Шушы ук елда биредә шәхси химия заводы “Ушаков и товарищество” төзелә башлый. 1927 елда Иващенково поселогы шәһәр статусы ала һәм аңа Лев Троцкий хөрмәтенә Троцк дигән исем бирәләр. Ике елдан исемен үзгәртәләр – ул Чапаевск булып китә (Василий Чапаев хөрмәтенә). Совет чорында җирле ширкәтләрдә артиллерия снарядлары, патроннар, миналар, торпедалар, шартлаткыч матдәләр, хәрби-сугышчан агулы матдәләр – иприт, люизит, фосген эшләп чыгарыла. Элек заводта эшләгән кешеләрнең сөйләүләре буенча, агулы матдәләр эшләгәндә, химик снарядларга иприт һәм люизитны чәйнектән агызып салганнар, ә кондицион булмаган (некондицион) матдәләрне, бөтен тирә-юньне пычратып, канауларга агызганнар. Иприт ясаучы цехлардагы һава атмосферага чистартылмыйча гына чыгарылган. Ә рәттән генә торак йортлар тезелеп киткән. Сәламәтлекләре мәсьәләсендә завод администрациясенә претензия белгертмәячәкләре турында эшчеләрдән подписка ала торган булганнар. Шундый шартларда эшләп һәм яшәп, завод ветераннары әйтүенчә, күп кеше инвалидка әйләнгән һәм үлгән. 1990 еллар башында Чапаевскида 98 мең кеше яшәсә, 2012 елга бу сан 73 меңгә калган. Агуланган шәһәрне күп кеше ташлап киткән. 2008 елның апрелендә Чапаевск администрациясе башлыгы Н.Малахов шәһәрне икенче бер урынга күчерү турындагы тәкъдим белән чыга.[6] ГеографияЧапаевск Чапаевка елгасы (Идел кушылдыгы) өстендә, Самардан 43 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Чапаевск станциясе (Сызран — Самар сызыгы). Әллә ничә дистә еллар буе завод калдыклары агызылган Чапаевка елгасы, экологлар фикеренчә, Самар өлкәсенең иң пычрак сулыгы. Идел бассейны институты белгечләре әйтүенчә, балыкчыларга мутант – күзсез, койрыксыз, бик җете төстәге балыклар эләгә. Халык
Милли состав
ИкътисадШартлаучан матдәләрне җитештерү («Полимер» ҖБ), химик ашламалар, силикат кирпеч, механика, капсюль заводлары. Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia