Куйбышев тимер юлыКу́йбышев тимер юлы – Урта Идел буе җирләрен хезмәтләндерүче тимер юллар системасы. 1936 елның 26 маеннан башлап Самар-Златоуст һәм элекке Сызран-Вязьма тимер юлларын берләштерә. Юлларның тулаем озынлыгы 11 502,5 км, шул исәптән төп юллар озынлыгы – 7 234,8 км. Юлның идарәсе Самарда урнашкан.
Куйбышев тимер юлы көнбатыштан көнчыгышка баручы ике параллель диярлек сызыктан тора. Берсе Кустарёвка – Инза – Сембер, икенчесе – Ряжск – Самар. Алар Башкортстанның Чишмә станциясендә бергә тоташа һәм Урал таулары эргәсендә тәмамлана. Башка ике линия: Рузаевка – Пенза – Ртищево һәм Сембер – Сызран – Сарытау төньяктан көньякка бара ![]() Куйбышев тимер юлы иң зур сәнәгать комплексларын тәэмин итә: Чаллыдагы, Тольятти һәм Сембердәге автомобиль заводларын, карамай эшкәртү, химия сәнәгате заводлары һәм корал җитештерүче предприятиеләр. ТарихКуйбышев тимер юлына керүче беренче тимер юл – Моршанск – Сызран сызыгы 1874да төзелә, 1877 елда Кенәлгә кадәр сузыла. 1880 елда Идел аша Сызран күпере салына. 1888 елда Кенәлдән Уфага кадәр сузыла, 1890дә – Златоустка, 1892 елда – Чиләбегә. Куйбышев тимер юлына керүче Рузаевка – Сызран сызыгы 1898 елда төзелеп бетә. Хәзер тимер юлның төньяк йөрешенә керүче Инза – Сембер сызыгы 1898 елда төзелә. Аннары Батраки (1900), Часовня-Пристань – Мәләкәс (1902) станцияләре барлыкка килә. 1911 елда юл Мәләкәстән Бөгелмәгә озайтыла. 1914 елда Чишмәдә төньяк һәм көньяк йөрешләр кушыла. 1936 елда Дим – Ишембай сызыгы төзелә. 1989 елның 4 июнендә Әшә – Олы-Теләк арасында Россия һәм СССР тарихында иң дәһшәтле тимер юл һәләкате килеп чыга. 575 кеше һәлак булган. Чыганак |
Portal di Ensiklopedia Dunia