Чикләвек![]() Чикләвек — кайбер үсемлекләрнең җимеше (күбесенчә агач һәм куакларның), гадәттәгечә ашап була торган эчлек һәм каты тыш белән.[1] Җимешләрне төгәлрәк билгеләү өчен, аларны нинди күзлектән карап тикшерелүгә бәйле.
Кайбер чикләвекләрнең вак җиләк-җимеш вәкилләре Осоковые һәм Карабодай гаиләсенә карыйлар.[3] Ботаника карашыннан башка чикләвекләр ясалма булалар, хәттә дөрес түгел атамалы чикләвекләрдә була ала. Мәсәлән, "җир чикләвеге", ногыт булып санала.[4] Кайбер нарат орлыклары турынды да, мәсәлән, кедр чикләвеге, Әстерхан чикләвеге, кокослы пальма (кокос чикләвеге) турында шулай ук әйтергә була.[5] Кулинариядә һәм көнкүрештә![]() Кулинариядә һәм, әлбәттә, көнкүренештә теләсә нинди чикләвекне ашый торган җиләк-җимешне дип саныйлар. Чикләвекләрдән төрле кайнатмалар, тәмләткечләр ясап була.[6]
БотаникадаБотаника күзлегеннән караганда, чикләвек җиләге (өлгергәннәрендә ) коры, агачлы балалыкчыгы белән эченә бер яки сирәк кенә ике орлык сыйдырышлы ачылмый торган кабарчык аскы җимеш. Чикләвек тышлык ясаучы бер яисә берничә чәчәклек белән чолганган. Бу Елтыравык төренә хас.[2][7] Гадәттә түбәнге яки ярымтүбәнге кабарчык гинецейдан җәелеп киткән плюска белән уратып алынган. Ул төрле формага керергә мөмкин: гадәти Елтыравыкның ул тоташ түгел яфраклы, маньчжур Елтыравыгының – чүлмәксыман, грабның – өч катлы, колмаклы грабның- бөтенләй тоташ.[8] Чикләвекләргә кайбер Осок һәм Карабодай гаиләчекләре вәкилләренең вак җимешләре дә керә.[3] Күпчелек осок чикләвегенең киң таралган формасы - өчкырлы, шулай ук шарсыман яки җиңелчә ике яктан кабарынкы форма.[9] Карабодай төренең кырый саны плодолистик санына туры килә.[10] Каен гаиләсеКаен гаиләсенә чикләвек җимеше хас. Каен гаиләчелегендә бу ике, кайчак өч-дүрт тар гына итләч канатлы кечкенә чикләвектән торган чикләвек. Елтыравык гаиләчелегендә чикләвекләр эрерәк, юка быргалы плюскалар белән уратып алынган җиңел чикләвекләр. Граб өчен җимешне тик үзәгендә чолгап ала торган, ян-як өлешләре 2-3 тапкырга уртанчысыннан кыскарак булган өчкатлы тышлык хас. Колмаклы грабның бөтен җимеше капчыксыман ярылы калтыравыклы ясалгыч белән чолганган, остриопсис җимешенең тышлыгы югары очында өчөлешле.[11] Елтыравык төре җимешләре төрле яклап караганда да чын чикләвек булып саналалар һәм алар бик танылган төрләр.
Бук гаиләсеБарлык Бук гаиләсе вәкилләренең җимеше – өлгергәндә катып китә торган, бөтенләй яисә өлешчә плюскада урнашкан бер орлыклы һәм каты балалыкчыгы булган чикләвек. Кайбер бук җимешләре азык буларак кулланыла, мәсәлән, каштан, бук чикләвеге. Имән чикләвеге терлек ашату өчен һәм тәме кофега ошаган эчемлекләр әзерләү өчен кулланыла. Ашамлык буларак чикләвекләрКөнкүреш аңлатмасы буенча, ашау өчен кулланыла торган каты кабыклы җимешләр чикләвек дип атала. Алар агачсыман балалыкчы коры костянкалар булырга мөмкин, мәсәлән, әстерхан чикләвеге, миндаль, кокос чикләвеге яисә орлыклар, мәсәлән, җир чикләвеге орлыгы һәм кайбер нарат орлыклары (кедр чикләвеге). Шул ук вакытта күп кенә чикләвекләр фәнни мәгънәсе ягыннан карасаң, аларны чикләвек дип атамыйлар, алар ашарга яраклы булмаган яисә бик вак җимешләр. Чикләвекләр борынгы кешеләр диетасының төп ашамлыгы булып торган дигән исәпләү нигезе бар. 780 000 нче елга караган чикләвек ватып ашаучылар идентификацияләгәнчә, ашарга яраклы чикләвекләрнең 7 төренең калдыклары табып алынган. Табылган чикләвекләр арасында миндаль, куркыткыч эвриала, имән чикләвеге, фисташка һәм каштан бар.[12] Aesculus californika ачлык вакытында Калифорния индеецлары тарафыннан ашамлык итеп кулланылганнар, бу үз чиратында белеп куллануны таләп иткән, чөнки бу чикләвекләрдә токсик компонентлар бар. Авыл хуҗалыгында культивацияләнә торган җимешле үсемлекләрне, ягъни ашарга яраклы чикләвекләрне чикләвекле-җимешләр культурасы дип атыйлар. Чикләвекләрне вата торган кухня коралы “чикләвек өчен кыскыч”, “чикләвек ваткыч” дип атала. Бу коралның декоратив вариантын “селкеткеч” дип атыйлар. Кеше тарафыннан чикләвекне ашамлык итеп куллану аның киң таралуына китерә,мәсәлән, кокос чикләвеге су буенча өч ай буе агып килеп, шытып чыгарга мөмкин, гомумән, кокос пальмасы кешеләрнең кокос чикләвеген азык запасы итеп алулары нәтиҗәсендә киң таралыш тапкан.[13] ![]() Кайбер чикләвекләрнең май эчтәлеге һәм аның энергетик кыйммәте[14]
Дәва үзлегеКайбер тикшеренүләр чикләвекне даими куллана торган кешеләрдә коронар кимлек авыруы белән авыру рискының кимүен күрсәтәләр.[15] Моны ачыклап күрсәтә торган тикшеренү 1993 нче елда үткәрелә.[16] Шул чордан башлап үткәрелә торган күпсанлы клиник сынаулар миндаль, әстерхан чикләвеге кебек чикләвекләрне куллану кандагы холестеринны киметүгә китерен күрсәттеләр. Чикләвектә йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый торган матдәләр булуы ачыкланды, ләкин клиник сынаулар раславынча, кандагы майларның профилен яхшырту өчен төп компонент булып Омега3 майлы әчелек санала. Кагыйдә буларак, чикләвекләр түбән гликемик индекс алып торалар, шуның өчен аларны шикәр авырулы кешеләргә үзләренең диеталарына кертүләрен тәкъдим итәләр.[17] Бер тикшеренү күрсәтүенчә, чикләвекне даими кулланучы кешеләр кулланмаучы кешеләргә карый уртача 2-3 елга озаграк яшиләр.[18] Шулай да бу очракта өстәмә факторларның булуы мөмкин, мәсәлән, ихтимал, чикләвекне күп кулланучылар буш калорий санын азрак кулланалар. Чикләвек составына алыштыргысыз майлы линолен һәм линол әчелекләре керә. Нигездә, чикләвек нык туендырылмаган майлы әчелекләрне, шул исәптән, моно туендырылмаган майлы әчелекләрне үз эченә ала.Чикләвекләрдән алына торган аминокисоталар арасыннан артериаль кан тамырларының тыгызлыгын саклауда катнаша торган аргинин аминокислотасы аерылып тора ( атеросклероз булу рискын киметә).[19] Күп кенә чикләвекләр Е һәм В2 витаминнары чыганагы булып торалар. Алар магний, фосфор, кальций, бакыр һәм селен кебек аксым, фолота , җепсел һәм минераллар белән бай.[20] Чи әстерхан чикләвекләрендә антиоксидант концентрациясе башка чикләвекләрдәге концентрациягә караганда ике тапкырга артыграк.[21] Кеше сәламәтлеге өчен антиоксидантларның файдасы турындагы теория соңгы вакытта төрле үзгәрешләр кичерде, һәм кайбер клиник сынаулар антиоксидантларны кирәгеннән артык куллану сәламәтлеккә зыян булуы турында искәртәләр.[22][23] Хәзерге заман кухнясында чикләвекләрне чи килеш тә, кыздырып та кулланалар. Кыздырылган чикләвекләр һәм каштаннар аерым блюдо була ала, әмма чикләвекләрнең кулинариеда һәм кондитер эшендә төп кулланылышы – ашамлыкка специфик чикләвек тәмен кертү. Грузин кухнясында әстерхан чикләвеге күпчелек ашамлыкларның алыштыргысыз өлеше булып санала. Мөшкәт чикләвеге тәмләткечләр арасында иң яхшылырдан санала.[24] Бу чикләвекнең дәвасы турында Әбугалисина үзенең “Табиб фәненең кануны” дип аталган китабында күптән язып чыккан иде.[25] Чикләвекләрне туклыклылыгы ягыннан караганда, туклыклы матдәләренең концентрациясе югары булган чикләвекләрнең уңдырышлы сортларын кертеп карау кабул ителде (күпчелек аминокислоталарның). Чикләвекләрнең югары туклыклылык сыйфатына ия булулары диетологларда шик тудыра, аларның бер өлеше тазарудан саклану өчен, чикләвекләрне диетадан алып ташларга киңәш итә. Шулай да , 2008 нче елгы киң күзәтүчәнлек чыганаклары буенча , чикләвекне диетада калдырырга дигән нәтиҗә ясала.[26] Аллерген булган чикләвекләр![]() Чикләвекләр аллергия чыгару куркынычы янаган үсемлекләр төркеменә керәләр.[27] Бигрәк тә әстерхан чикләвеге, арахис, каштан һәм миндаль шундыйлардан санала.[28] Аллерген очраклары билгеләнгән 32 үлем очрагының бер тикшерүе шуны күрсәтте: 1 нче группадагы 21 үлем очрагының сәбәбе- 14 кешедә арахиска карата аллергия булу (67%), чикләвеккә карата 7 кешедә (33%), 2 нче группадагы 11 үлем очрагының 6 кешесе (55%), ихтимал, җир чикләвегенә аллергия булу сәбәпле үлгәннәр, 3 кеше (27%) – чикләвеккә, 1 кеше (9 %) – сөткә, 1 кеше ( 9%) – балыкка аллергия булу сәбәпле.[29] Ашарга яраклы чикләвекләрЧәчәклеләр рәте үсемлекләренең җимешләре. Бу рәткә караган барлык чикләвекләр дә ашарга яраклы түгел. Ашарга яраклыларга керәләр:
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia