Шамил Сүнәев
Шамил Сүнәев, Шамил Рәшит улы Сүнәев (АКШта: Shamil Sunyaev; 1971 елның 17 гыйнвары, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― галим, Гарвард университеты профессоры, Гарвард медиицина мәктәбенең исәпләү геномикасы һәм молекуляр биология буенча әйдәүче белгече, Брайгхем клиникасындагы тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, Гарвард университеты һәм Массачусетс технология институтының берләштерелгән институты ассоциацияләнгән әгъзасы. Тәрҗемәи хәле1971 елның 17 гыйнварында Мәскәүдә танылган астрофизик Рәшит Сүнәев (1943) гаиләсендә туган. Бертуганнары: энесе Усман, компьютер белгече (Мәскәүдә яши), энесе Али (1981), Карлсруэ (Алмания) Технология институтында информатика буенча профессор, Гамәли информатика институты директоры; сеңлесе Зөлфия, табиб, Мюнхен университетында диссертация яклаган медицина докторы, Берлинның Шаритэ клиникасында эшли. Мәскәүдә урта мәктәпне (1988), Мәскәү физика-техника институтының (МФТИ) физика-химия биологиясе факультетын (1994) тәмамлаган. [1] Шул ук елда В. А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институтының аспирантурасына укырга керә (фәнни җитәкчесе В. Г. Туманян).[2] 1997 елда физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (диссертация темасы: «Аминокислоталар эзлеклелеге буенча аксым глобуласының урнашуын ачыклау мәсьәләсенә статистик якын килү»).[3] Гейдельберг шәһәрендәге (Алмания) Аурупа молекуляр-биология лабораториясендә (EMBL) алман биоинформатигы Пир Борк (de) кул астында укып, геннардагы мутацияләрнең (кешедәге генетик үзгәрешләрнең) сәбәпләрен эзләүне геном мәгълүматларын статистик тикшерү рәвешендә алып бара. Ш. Сүнәев ачкан ассимметрия күренеше авыру китереп чыгара торган геномны ачыкларга, мутацияләргә китергән механизмны билгеләргә, популяциядә мутациянең ныгып калуы һәм таралуы сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итә.[4] Америка Кушма Штатларына күченеп, Гарвард университетында эшли башлый. Хәзер ул Гарвард медиицина мәктәбенең исәпләү геномикасы һәм молекуляр биология буенча профессоры, Брайгхем клиникасындагы тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, Гарвард университеты һәм Массачусетс технология институтының берләштерелгән институты ассоциацияләнгән әгъзасы.[5] Җитәкчесе Шамил Рәшит улы булган Брайгхем клиникасындагы тикшеренү лабораториясе кешедәге генетик үзгәрешләргә аксымның вазифасы һәм структурасы тәэсирен компьютер фаразлау ысулы ярдәмендә дәлилләү белән шөгыльләнә. Әлеге лабораториядә ДНКның шәхси эзлеклелегенә тулы геном анализы ясала, генетик үзгәрешләрне анализлауга караган медицина проектлары тормышка ашырыла.[5][6][7][8] Ш. Р. Сүнәев күп кенә илләрнең, шул исәптән Россиянең фәнни оешмалары тарафыннан биоинформатика буенча лектор һәм эксперт буларак чакырыла.[9] Ул шулай ук дөньяның әйдәп баручы фәнни басмаларында басылган күп кенә хезмәтләр авторы.[10][11] Ачышлары «Геном технологияләре» журналының яшь галимнәр өчен премиясенә, Pfizer корпорациясенең (Нью-Йорк, АКШ) HDL холеристинны өйрәнү өчен бирелә торган халыкара премиясенә лаек булган. Гаилә хәлеӨйләнгән. Улы Рәүф, кызы Адилә. Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia