Рәшит СөнәевBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Рәшит Али улы Сюняев – дөньякүләм танылган астрофизик. Россия фәннәр академиясе академигы, академиянең космик тикшеренүләр институтында бүлек мөдире, АКШның Милли фәннәр академиясе әгъзасы, Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан һәм Башкортстан республикалары Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Мәскәү физика-техник институты профессоры. Алманиядә Мюнхен шәһәрендә урнашкан Людвиг-Максимилиан университетының һәм Татарстанда Казан университетының шәрәфле профессоры. Тәрҗемәи хәлеРәшит Сюняев 1943 елның 1 мартында Ташкәнт шәһәрендә дөньяга килә. Нәсел тамырлары элеккеге Пенза губернасы, хәзерге Мордовияның Кадошкин районындагы Латыш һәм Иса авылларына барып тоташа. Аның әтисе Али Абдрахман улы Сюняев Латыш авылында зур һәм хәлле бер гаиләдә туа. Рәшит Сюняевның әнисе Сәйдә Исхак кызы Кильдеева Латыш авылына күрше булган Иса авылында туа, әмма булачак ире белән Ташкәнттә гына очраша. Рәшит Али улы Ташкәнттә мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1966 елда Мәскәүнең физика-технология институтында «кызыл диплом» белән тәмамлый, аннан соң академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый. Физика-математика фәннәре докторы (1973), МФТИ профессоры (1974). Астрофизика фәнендә иң мөһим төшенчәләрнең берсе итеп Зельдович-Сюняев эффекты санала. 1992 елдан Рәшит Сюняев Россия фәннәр академиясының академигы. ![]() Хәзерге вакытта Россия фәннәр академиясенең югары энергия бүлеген җитәкли, Галәм тикшеренүләре институтының әйдәп баручы фән хезмәткәре. Макс Планк Астрофизика институты идарәче директоры (Garching, Алмания). Фәнни эшчәнлекнең эчтәлегеРәшит Сюняевның фәнни хезмәтләре йолдызларны, галактикаларны, бөтен галәмне өйрәнү белән бәйләнгән. Ул үзе әйткәнчә, хәзер астрофизика фәнендә яңадан-яңа ачышлар килеп чыга. Бу яңа ачышлар безнең материаль дөньяга булган хәзерге карашларыбызны бөтенләй үзгәртүе мөмкин. Астрофизиклар хәзер бик күп урыннарда безгә күренмәгән һәм без тоймаган яшерен матдә эзләре табалар икән. Бу яшерен матдә безгә билгеле булган матдәдән якынча 15 мәртәбә күбрәк икән. Рәшит Сюняев теоретик кына түгел, ул практик галим дә. Узган гасырның 70нче еллар уртасында аны космик экспериментлар белән шөгыльләнергә җибәрәләр. Рәшит Сюняев күп космик иярченнәрдәге лабораторияларның җитәкчесе була. Мәсәлән, аның җитәкчелегендә “Мир” орбиталь станциясендә озак еллар эшләгән “Квант” модуле һәм рингин нурлары белән эшләүче “Гранат” телескопы фәнгә күп мөһим ачышлар китергән. Европаның берничә иле төзегән гамма нурлары белән эшләүче яңа “Интеграл” телескопы – Рәшит абыйның соңгы экспериментларыннан. Рәшит абыйның тырышлыгы белән Россия галимнәренә бу телескопның 25 процент эш вакыты бирелде. Фәнни ачышлар өчен бүләкләр![]()
ГаиләсеХатыны Гүзәл Әпсәләмова – табиб. Дүрт балалары бар. Олы улы Шамил – молекуляр биология профессоры, Америка Кушма Штатларында Гарвард университетында эшли. Икенче улы Усман Мәскәүдә яши, ул компьютерлар белгече, Мәскәү физика-инженерлык университетын тәмамлады. Кече улы Али – Алманиянең Кельн техник университеты профессоры. Кызлары Зөлфия Мюнхенда укыган, Берлинда эшли. ИскәрмәләрМоны да карагызЧыганаклар
СылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia