Шерплар
![]() Шерплар[2], шулай ук Шерпалар (тиб. ཤར་བ་, вайли[d] shar pa ‘көнчыгыш кешеләре’[3]) ― Көнчыгыш Непалда, Джомолунгма (Эверест) тавы тирәсендә, шулай ук Һиндстанда яшәүче халык[4]. Тау маршрутларын узуда аерым осталыкка ия (шуның нәтиҗәсендә еш кына Европа альпинистларына юл күрсәтүче булып хезмәт итәләр[5]). Үз атамалары — шаркхомбо. Шерплар саны 30 елда арткан: 1975 елда бу халыкның 25 мең, 2001 елда 154 622 вәкиле теркәлгән[6]. ТелШерплар сөйләшә торган тел ― Кытай-Тибет теле кангпо (яки Шерпа[d]) теле, Тибет-Бирма телләренә карый. Язу ― тибет язуы. Шулай ук Тибет һәм Непал телләре киң кулланыла[7]. ДинТөп дин ― буддизм[8]. Шерпларның 93% ы — буддачылар, 6,26% ы — индуистлар, 0,63% ы — христианнар һәм 0,20% ы — Бон[d] дине тарафдарлары. ҺөнәрТрадицион шөгыльләр ― авыл хуҗалыгы (бодай, арпа, карабодай, кукуруз, бәрәңге, яшелчәләр үстерү) һәм тау терлекчелеге (сарыклар, кыргый яклар[d], дзо ― як һәм сыер гибриды). Терлек, йон, май, сыр, коры эремчек белән сәүдә итү. XX гасыр уртасына кадәр алар тоз, йон, тимер һәм ашлык белән сәүдә иткән. Шерплар биек тау экспедицияләре өчен гид һәм йөк ташучы (грузчик) сыйфатында файдаланыла. Традицион һөнәрләр ―― бәйләү (йон юрган, келәм, чапан), агачка уеп бизәк ясау[9]. Тормыш рәвешеШерплар ике эндогамик[d] ассоциациягә бүленә ― «кхадева» һәм «кхаменду», алар составына 21 патрилинияле[d] «клан» керә. Гаиләләр зур түгел, никах патрилокаль[d]. Торак пунктларШерпларның сезонлы миграция белән бәйле берничә типтагы тораклары бар. «Кышкы» авылларда (гунза) йортлар ике катлы, аскы кат сарай һәм келәткә бүленгән, өске кат гадәттә бер бүлмәле торак бинадан гыйбарәт. Стеналары таштан, түбәсе ике яктан да такталардан. Икенче катта тәрәзәләр. Тау көтүлекләрендәге «җәйге» авылларда (йерза) таш плитәләрдән өелгән бер бүлмәле таш тораклар. Биек тау лагерьларында (реза) йортлар таштан төзелгән, вакытлы түбәсе бамбуктан түшәлгән[10]. ![]() Традицион киемТрадицион кием ― озын һәм киң җиңле күлмәкләр, хатын-кызлар ― якасыз, ирләр ― мини-якалы күлмәкләр, ирләр өчен жилетлар, хатын-кызлар өчен киң җиңле йон трикотаж халатлар. Ирләр өчен киң туры чалбар, хатын-кызлар өчен итәк һәм алъяпкыч, бөгелгән оеклы һәм бай бизәкле озын итекләр. Баш киемнәре ― ир-атларның фетр һәм мехтан, хатын-кызларның колакчынлы конус. Затлы һәм ярымкыйммәтле металллардан эшләнгән зәркән әйберләре ― муенсалар, алкалар, беләзекләр таралган. Шерпларның киеме тибетлылар киеменә охшаган. Соңгы вакытта өйдә эшләнгән йон һәм ефәк киемнәрне фабрикада тегелгән киемнәр алыштыра. Күп кенә шерплар хәзер үзләренең традицион милли киемнәре урынына көнбатыш (европача) киемнәр кия[11]. Традицион ризыкларТөп азык продуктлары булып кукуруз, бодай, арпа, карабодай, бәрәңге, пешкән һәм киптерелгән ит тора. Шерплар традицион ризыклардан мо-мо әзерли. Әлеге милли ашамлыкның составы пилмәнле шулпаны хәтерләтә. Шерплар дөге һәм арпадан ясалган сыра һәм чәй ярата. Чәй эчү йоласы көнгә берничә тапкыр үткәрелә[12]. Танылган шерплар
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia