Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы
Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы (рус. Таймырский (Долгано-Ненецкий) автономный округ) — 2007 елга кадәр Россия Федерациясенең субъекты. ГеографияТаймыр (Долган-Ненец) автономияле округы тулысынча Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан. Элекке округ территориясендә Россиянең иң ерак төньяк кыйтга ноктасы һәм Ауразия материгының иң төньяк ноктасы — Челюскин борыны урнаша. Төп елгалар — Енисей, Хатанга. ТарихТаймыр (Долган-Ненец) милли округы БҮБК карары буенча РСФСР Көнчыгыш Себер крае составында 1930 елның 10 декабрендә оештырыла. 1934 елдан — Красноярск крае составында. 1977 елдан — Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы. 1992 елның Федератив килешүе буенча Россия Федерациясенең мөстәкыйль субъекты статусын алган, ләкин ләкин формаль рәвештә ул Красноярск крае составында булган. 2005 елның референдум нәтиҗәләре буенча, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Красноярск краена Таймыр районы буларак кертелә. Административ-территориаль бүленеше
Халык
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia