Шрөдингер мәчесе![]() ![]() ![]() ![]() Шрөдингер мәчесе (tat.lat. Şrödinger mäçese ) - уйдагы тәҗрибә объекты, Эрвин Шрөдингер тарафыннан квант механикасын тәнкыйтләү өчен тәкъдим ителгән, субатом системадан макроскопик системага күчергәндә кыенлыкларны һәм чикләрне күрсәтә. Тәҗрибә нигезеУйдагы тәҗрибә буенча бер мәче тартмада утыра. Тартма эчендә радиоактив атом төше һәм агулы газ бар. Тәҗрибә үзлекләре буенча бер сәгатьтә төшнең таркалышы ихтималлыгы 50%. Әгәр төш таркалса, агулы газ чыга һәм мәче үлә. Төш таркалмаса, мәче исән кала. Тартма ачканчы, Квант кушуы буенча атом төше (димәк мәче) 50% ихтималлыгы белән "төш таркалган, мәче үлгән" халәтендә, 50% ихтималлыгы белән "төш таркалмаган, мәче исән" халәтендә була. Шулай итеп мәче үле дә түгел, исән дә түгел икән. Шушы парадокс субатом системадан макроскопик системага күчергәндә барлыкка килә. Ләкин макроскопик дәрәҗәдә квант механикасы Квант кушуы мәсләге кулланырга ярамый, парадокс чишелә. Дөрес дулкынча халәт "мәче-детектор-төш"-системасында сайлана, "мәче-кеше"-макроскопик системасында сайланып булмый (Төш-субатом, кеше-макроскопик дәрәҗә). Бу Копенһаген аңлатмасы дип исемләнә. Шрөдингер мәчесе мәдәнияттә"Шрөдингер мәчесе" парадоксы юклыгына карамастан, "Шрөдингер мәчесе" мәдәнияттә мәшһүр. "Шрөдингер мәчесе" истәлегенә музыкаль фестивальләр, рәсемнәр, китаплар, фотоярышлар бар. Пәрәвездә "Шрөдингер мәчесе" - көлке рәсемнәре (мемы) бар. Шрөдингер мәчесе әдәбиятта
Моны да карагыз
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia