Шәһәрэче төньяк тимер юлы (Казан)Шәһәрэче төньяк тимер юлы (рус. Северный внутригородской железнодорожный ход) — транзит тимер юл агымнарын шәһәр үзәгеннән читкә алып китүче Горький тимер юлының Казан бүлекчәнең Юдино — Дербышки аралыгында тимер юл участогы. Юл янында күбсенчә эре җитештерү-склад биналары («Казметрострой» заводы, Горбунов исемле авиация җитештерү берләшмәсе, һ. б.) урнаша. 2012 елда «Восстание-Пассажирлы» станциясе нигезендә Казан-2 вокзалы ачылган.[1] Станцияләр һәм тукталыш платформалар![]()
Күперләр, юл үткәргечләр һәм юллар белән кисешүләре«787 км» т.п. — «Левченко» т.п. аралыгында тимер юл Горький шоссесы өстендә юлүткәргеч буенча[2] һәм Васильченко урамы эстакадасы астында бара[3]. Восстание-Пассажирлы — «795 км» т. п. аралыгында ул Декабристлар урамы өстендә юлүткәргеч буенча бара[4]; «795 км» т. п. — «797 км» т. п. аралыгында юл Фатыйх Әмирхан проспекты эстакадасы астында бара[5]. «797 км» т. п. — «Дербышки» о. п. аралыгында юл Казансуны үтә[6]; Станционные Дербышки посёлогы янында тимер юл юл аркылы чыгу урынын кисеп үтә[7]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia