Этнос
![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() Э́тнос (грек. ἔθνος), шулай ук этник төркем:
БилгеләмәКешеләрнең берәр этноска караганнарын аларның якын яки ерак уртак туган булган борынгылар (ингл.), охшаш тышкы физик кыяфәте (ингл.), ашлары (ингл.), киенү стилләре (ингл.), бердәм мәдәни мирас, тарих, тел яки диалект, дин, символлары, гореф-гадәтләр (ингл.) яки башка мәдәни факторларның уртаклыгы аркылы билгелиләр. Бер төркемне башка төркемнәрдән уртак этник үзенчәлекләре аркасында аеру процессы, ягъни этник үзбилгеләү үсеше (ингл.), туктамыйча ныгытыла бара.[3][4][5][6][7]
Этник чыгыш төшенчәсе кешеләргә үзләрен берәр киңрәк булган төркем белән ассоциацияләргә ярдәм итә алучы әһәмиятле ысул булып тора. Көнбатышның күпсанлы иҗтимагый фәннәр галимнәре, мәсьәлән Фредерик Барт һәм Эрик Вольф кебек антропологлар, этник кемлекне табигый феномен (универсалия) булуын санамый. Алар кешеләрнең үзләрен берәр махсус этник төркемгә кертүләрен үзеннән-үзе түгел, төркемнәр арасындагы үзенчәлекле мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән феномен дип белдерәләр.[10] Шундый идентификацияләүнең барлыкка килүен билгеләүче процесслар этногенез дип атала. Этник төркем вәкилләре, гомумән алганда, чорлар аша мәдәни дәвамлылыгын дәгъвалауларына карамастан, тарихчылар һәм мәдәни антропологлар үткәннәр белән бәйләүче дип саналган күп кыйммәт, гадәт һәм төрле иҗтимагый нормаларның дөрестән алганда чагыштырмача якын арада барлыкка килгәнен яки кабул ителгәнен күрсәткән.[11] Башка төр иҗтимагый төркемнәрдән аермалы буларак, этник төркемнәр гасырлар белән исәпләнгән озын тарихи чорлар дәвамында үзгәрә. Этногенез дәвамында берничә буын эндогам никахка нигезләнгән уртак борынгы бабалары тирәсендә еш милли мифлар, төркемне башкалардан аеручы үзенчәлекләр тирәсендә этник кемлекләре барлыкка килә.[3][4][5][7][12] Этносларның иерархик классификациясе
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia