Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек![]() ![]() Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек (ЮТҮҮ, Югары температуралы үтә үткәргечләр) - чагыштырмача югары температурада үтә үткәрүчәнлекнең күренеше. 30 Кельвинга кадәр (−243.2 °C) түбән температуралы (яки гадәти) үтә үткәрүчәнлек булып санала, кайбер галимнәр азот кайнау ноктасыннан югарырак (77К, яки −196 °C) чик температуралы үтә үткәргечләрне ЮТҮҮ дип йөртәләр. Беренче Югары температуралы үтә үткәргеч 1986 елда Беднорц һәм Мүллер тарафыннан ачылган, шуның өчен галимнәр 1987 елда Нобель премиясенә лаек була. КупратларГадәттә югары температуралы үтә үткәрүчәнлек үзенчәлекле керамикаларда хасил була, ул керамиканың структурасы аерым бакыр-әче тудыргыч яссылыкларыннан тора, шуның өчен алар купратлар дип атала. Күп CuO2-катлы купратлар югарырак чик температурасына ия, кайбер тикшеренүләр буенча үтә үткәрүчән тәртип параметры (ярыгы) CuO2 саны белән арта, мәсәлән, Bi-2201 үтә үткәрүчән ярык Δ=12-13 meV, Bi-2212 : Δ=25-26 meV, Bi-2223: Δ=35-36 meV, шулай ук Hg һәм Tl нигезле үтә үткәргечләрдә тәртип параметры CuO2 санына туры пропорциональ була.
Интерметаллидлар2001 елда MgB2 кушылмасында үтә үткәрүчәнлек Тс=40 К температурасында ачылган. Кушылманың катламлылыгы физик үзлекләр анизотропиясенә китерә, шулай ук ике үтә үткәрүчән ярык күзәтелә. Тимер нигезендәге үтә үткәргечләр2008 елда тимер нигезендәге катлы үтә үткәрүчән кушылмалар ачыла. Беренче мәртәбә магнит атомнардан (Fe) торган кушылмаларда үтә үткәрүчәнлек табылган. Әлегә тимер нигезендәге 6 төр үтә үткәрүчән кушылмалар ачылган, барысы FeAs яки FeSe катларыннан тора. Хәзерге вакытта иң югары чик температуга ия булган кушылма - GdOFeAs (Gd-1111), фтор белән ул кушылмада Tc= 55 К. Күкертле су тудыргыч2015 елда бик зур басым астында (150 ГПа) күкертле су тудыргычта H2S шактый югары температуралы үтә үткәрүчәнлек табылган, аның чик температурасы Tc=203 K (-70 °C) җитә[1]. Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia