Юлай Гайнетдинов
Юлай Гайнетдинов (Юлай Ишбулды улы Гайнетдинов, баш. Юлай Ишбулды улы Ғәйнетдинов) – курайчы артист, журналист, БР халык артисты (1994), РФ (2003) һәм БАССР (1988) атказанган мәдәният хезмәткәре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2002). Тәрҗемәи хәле1954 елның 8 гыйнваренда БАССР Баймак районы Югары Таулыкай авылында туган. Уфада 1- санлы интернат- мәктәпне, дәүләт университетын (1975), сәнгать училищесын (1984) тәмамлый. Уфада дәүләт университетында (1975-1978), сәнгать институты каршындагы музыка мәктәбендә (1984-1989) укыта. БАССР исәп идарәсенең хисап үзәгендә (1978-1989) программачы, республика халык иҗаты үзәгендә (1989-1991) бүлек мөдире, БСТ каналында (1991-2008) «Хәзинә» иҗат берлеге җитәкчесе, БР архив идарәсендә (2008-2014) җитәкче урынбасары булып эшли.[1] ИҗатыБР курайчылар берлеген оештыручыларның берсе. Әлеге музыка коралында виртуоз уйнауга ирешкән курайчы. Әдһәм Искуҗин һәм Кәрим Дияровның шәкерте. Җырчылар Сөләйман Абдуллин, Флюра Килдиярова, Абдулла Солтанов белән чыгыш ясый.[2] БСТ каналында халык иҗатына багышланган 300 тапшыру әзерләп, эфирга чыгара. Репертуары300 курай көе, шул исәптән 100 озын көй: «Карасакал маршы», «Батырша», «Калмантай», «Наполеон Бонапарт», «Башкорт краковягы», «Урал», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Чыңрау торна» һ.б. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ЧыганакларС. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.) Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia