Юрий Соломенцев
Юрий Соломенцев (25 июнь 1939 ел) — автоматлаштыру өлкәсендә ССРБ һәм Россия галиме. Техник фәннәр докторы (1974), профессор (1976), ССРБ фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (23.12.1987). БиографиясеЮрий Михайлович Соломенцев 1939 елның 25 июнендә Ленинград шәһәрендә туган. ССРБның партия һәм дәүләт эшлеклесе Соломенцев Михаил Сергеевичның (7.11.1913—15.02.2018) улы. 1961 елда Чиләбе политехник институтын «Технология машиностроения, металлорежущие станки и инструменты» белгечлеге буенча тәмамлый. 1965 елда Мәскәү станок-инструмент институты аспирантурасын тәмамлый, шул ук елда (срогыннан алда) техник фәннәр буенча кандидатлык диссертациясе яклый.(темасы:«Исследование возможности переналадки гидрокопировального полуавтомата 1722 на заданную точность различных типо-размеров обрабатываемых деталей») 1965—1967 елларда Ростов авыл хуҗалыгы машиналар төзү институтында укыта. 1967 елдан алып «Станкин» Мәскәү Дәүләт технология университеты хезмәткәре, 1974—2007 елларда ректор, 2008 елдан алып президент. Улы Михаил — Мәскәү мэры һәм хөкүмәтнең матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары. Кызы Ксения — журналист. Бүләкләре, премияләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia