Әл-Бәйрәм (мәчет, Нягань)
«Әл-Бәйрәм» (рус. Няганская мечеть «Эль–Байрам») ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округы Нягань шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында. 2010 елда Нягань (1985 елдан шәһәр) халкының (54 890 кеше) татарлар 7,29% ын (4 004 кеше), башкортлар 2,2% ын (1 167 кеше), азәриләр 1,8% ын (900 кеше), үзбәкләр 1,5% ын (794 кеше), кыргызлар 0,92% ын (504 кеше), комыклар 0,76% ын (416 кеше), ләзгиләр 0,73% ын (400 кеше) тәшкил иткән[1]. Тарих![]() 1999 елның 1 гыйнварында Нягань шәһәрендә (яраклаштырылган бинада) беренче мәчет ачылган[2]. Мәчет янында якшәмбе мәктәбе эшли, анда Ислам нигезләре һәм гарәп теле укытыла. Дәресләргә өлкәннәр дә, балалар да йөри. Елдан-ел мәхәллә әгъзалары саны арта, мәчеткә бөтен гаиләләр килә. Атнаның теләсә кайсы көнендә мәхәллә кешеләре намазга йөри ала. Төп дога көне ― җомга. Аеруча хөрмәтле бәйрәмнәр Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәменә шәһәрнең барлык мөселман халкы диярлек җыела. Ел дәвамында шәһәр укучылары өчен мәчеткә экскурсияләр үткәрелә, алар вакытында Ислам тарихы турында сөйләнелә. Мөселман оешмасы вәкилләре массакүләм мәгълүмат чаралары аша шәһәр халкын Ислам нигезләре белән таныштыра. Җирле мөселман дини оешмасы шәһәрнең барлык мөһим чараларында һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша[3]. Мөселманнар саны арту сәбәпле, җомга намазында гамәлдәге «Әл-Бәйрәм» мәчете барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый башлаган. Яңа мәчет төзү2019 елның 1 июнендә Нягань шәһәрендә яңа мәчет бинасы төзелеше башлана. Әлеге ислам гыйбадәтханәсе шәһәрнең 10нчы микрорайонында (иске мәчет бинасы янәшәсендә) төзелә. Яңа мәчет бинасы төзү өчен «Сәлам» (рус. Салям, Мир) хәйрия фонды булдырылган (фонд рәисе Осман Имамерзаев) [4]. Төзелеш эшләрен Рәхим Җумашев җитәкчелегендәге төзелеш компаниясе башкара. Хәйриячеләр һәм иганәчеләр ярдәмендә мәчет төзелеше өчен зур күләмдә төзелеш материаллары сатып алынган, объектка манара кранын китерергә мөмкин булган. Яңа мәчет нигезенә Казанда гамәлгә ашырылган проект: ап-ак төстәге дивары, зәңгәр төстәге гөмбәзе булган бина алынган. Мәчетнең Нягань вариантын, Төньяк шартларында эксплуатацияләүне исәпкә алып, төзәтмәләр кертеп, эшләп бетерәләр. Мәчет шәһәрнең үзәк урамы ― Ленин урамында урнашканлыктан, киләчәктә автотранспорт өчен зур стоянка оештыру уйланыла, чөнки дини бәйрәмнәр үткәргәндә Ленин урамында тыгынлык күзәтелә. 865 квадрат метр мәйданлы ике катлы яңа мәчет 500 дин тотучыны сыйдырачак. Цоколь катында һәм беренче катта ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым намаз уку заллары, аш бүлмәсе, аерым тәһарәтханәләр урнаштырыла. Проектта автоном котельная да каралган[5]. Җитәкчелек
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia