Әтәч кикриге (үсемлек)
Әтәч кикриге [17](лат. Bromus tectorum) — Кыяклылар (Poaceae) семьялыгының Кындырак (Bromus) ыругына керүче үләнчел үсемлек төре. Ботаник тасвирламасы![]() ![]() Берьеллык үләнчел үсемлекләр. Сабаклары берничә, туры яки аскы өлешендә буынлы-өскә күтәрелүчән. Өске өлешендә, чәчәк төркеме тармаклары белән бергә нечкә һәм төкле. 20-50, сирәк очракта 60 см биеклектә. Яфраклары туры кыяклар, бераз очлайган, 1,5-4, сирәгрәк 5 мм киңлектә, җиңсәләре белән бергә кыска нәзек төкләр белән капланган. Телчек 2-3 мм озынлыкта, аерчалы. Чәчәк төркеме - себеркәч. Ул 6-12 см озынлыкта һәм 4-7 см киңлектә. Нәзек, озын, дугасыман аска бөгелгән, 2-5 иелгән башак күтәреп торучы сабаклардан тора. Башаклары кыска һәм нечкә төкле, туры яки чөй рәвешендә, нигезләренә таба әкренләп тараялар, яшел яки шәмәхә төстә, 4-9 чәчәкле. Якынча 15 мм озынлыкта һәм өске өлешендә 5 мм киңлектә. Башак тәңкәләре ланцет формасында, кырыйлары аксыл элпәле, шуларның аскы, таррак һәм 1 җепселле, очлысыле, өске 3 җепсел тәңкәдән өчтән бер өлешкә кыскарак, ул 8-12 мм озынлыкта. Тышкы чәчәк яны тәңкәсе ланцет формасында, очында нечкә 2 тешле, 5-7 җепселле, кыска төкле, озынлыгы 11-12 мм һәм киңлеге якынча 2 мм. 14-20 мм озынлыктагы, тешчәләр нигезеннән чыга торган һәм нечкә чәнечкеле кытыршы күчәр белән. Эчке чәчәк яны тәңкәсе туры, тышкы тәңкәдән дә кыскарак, 8-9 мм озынлыкта һәм якынча 1 мм киңлектә, кильләре буенча озын керфекле. Серкәлекләре озынча, озынлыгы 1 мм тирәсе. Җимеше - бөртекчә. Ул көрән, ланцет формасында диярлек, ике яктан да очлы, озынлыгы 9 мм һәм киңлеге 1,5 мм тирәсе. 2n=14. Таралу һәм экологияТөньяк Африка һәм Евразия. Ташлы һәм вак туфраклы тау битләрендә, комнарда, ташлыкларда, дала һәм ярымчүлләрдә, юллар янында үсә. Синонимнар
һәм башкалар. Әдәбият
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia