Өермә
Өермә – яшенле болыт эчендә барлыкка килгән, җиргә кадәр багана хасил итеп, җил бөтереп кар, тузан һ.б. йөрткән атмосфера күренеше. Төрләре
Барлыкка килүеҖирдән күтәрелә яисә зур тизлек белән җир өстеннән хәрәкәт итә торган салкын һәм җылы яисә көчле һәм йомшак һава агымнары очраша. Шул вакытта яшен болытыннан җиргә бөтерелә-бөтерелә гаять көчле өермә төшә. Ул озын һәм киң багана хасил итә. Өермә баганасы эчендәге һава аска төшә, ә аның тирә-ягындагы һава өскә ургыла. ТаралуыТорнадоларның үзәге Америка Кушма Штатларының үзәк штатларында урнашкан. Алар ел саен андагы авылларга, шәһәрләргә зур зыян салалар. Урманнарны, басуларны яраксыз хәлгә китерәләр. Мал-туарларны, кешеләрне, хәтта кечерәк йортларны да һавага күтәреп алып китәләр. Соңгы елларда андый бәлаләр безнең якларда да ешаеп китте. 2014 ел җәенең соңгы көннәрендә, 29 августта, табигый афәттән Башкортстанның Краснокама, Яңавыл районнары зур зыян күрде. Көндез көн кояшлы торды, ә кичкә, күк йөзен кара болыт каплап алып, боз, яңгыр яварга тотынды. Нефтекама шәһәреннән ун чакрымда урнашкан Курый, Еноктай авыллары янында гарасат куба, кап-кара җил өермәсе авылның берничә урамы аша үтеп, Яңавыл районына таба юнәлә. Юлындагы Коньга авылына зыян салып, Яңавылның Көнчыгыш бистәсендәге йортларны кыра, Иске Көек авылына кагылып үтә. Нәтиҗәдә, йөзәрләгән йорт җимерелә, авыллар утсыз кала, ике кешенең гомере өзелә.[1] Искәрмәләр
Чыганак
СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia