TED (конференция)
![]() ![]() TED (ингл. Technology, Entertainment, Design — Технология, Күңел ачу, Дизайн сүзләренең беренче хәрефләреннән торган кыскартмасы) - Sapling Foundation шәхси табышсыз оешмасы тарафыннан "Ideas Worth Spreading" ("Таратырылырга хакы булган фикерләр" яки "Таратырырлык фикерләр") слоганы астында глобаль дәрәҗәдә оештырылган конференцияләр тупланышы.[2] Барлыкка килүе1984 елда бер тапкыр уздырылу өчен оештырылган вакыйга[1] буларак оештырылган TED 1990 елыннан еллык конференцияләр сериясенә әйләнә.[3] Силикон үзәнендә барлыкка килгән TED башлангычта технология һәм дизайнга өстенлек бирсә, вакыт узуы белән күп фәнни, мәдәни һәм академик мәсьәләләренә багышланган чыгышларны да тәкъдим итә.[4] КонференцияләрTED'ның төп гомуми конференциясе ел саен Канаданың Ванкувер шәһәрендә, аның беректәше булган TEDActive конференциясе шул ук Британ Колумбия провинциясенең Вистлер (Whistler) каласында уза.[5][6] 2014 елга кадәр икесе дә АКШның Калифорния штатында — берсе Лонг Бич, икенчесе Палм Спрингс калаларында уздырыла иде.[7] Төньяк Америка, Аурупа һәм Азия буйлап оештырылган TED вакыйгалары интенет аркылы җанлы карау мөмкинлеген бирә; фән һәм мәдәният өлкәсендә тикшеренүләр һәм практик тәҗрибәгә нигезләнгән төрле темаларга багышланучы чыгышлар еш хикәя сөйләү килешендә оештырыла.[8] Чыгыш ясаучыларга үз фикерләрен аудиторияга белдерү өчен максимум 18 минут бирелә.[9] Чыгыш ясаучылар
TED'ның элекке кунаклары арасында Билл Гейтс (2009, 2010, 2011, 2013, 2014, 2015), Тим Бернерс-Ли (2009, 2010, 2014), Google нигезләүчеләре Сергей Брин һәм Ларри Пэйдж (2004, 2013/2014), Гордон Браун (2009, 2009), Джеймс һәм Дэвид Кэмероннар (2010), Джимми Картер (2015), Мәләлә Юсәфзәинең әнисе (2014), Билл Клинтон (2007), Википедия нигезләүчесе Джимми Уэйлс (2005), һәм күп санлы Нобель бүләге җиңүчеләр бар.[10] TED'ның әлеге кураторы буларак элекке санак өлкәсендә журналист һәм журнал чыгаручы британ Крис Андерсон (Chris Anderson) хезмәт итә.[11] ОешмаTED эшчәнлеге әлегә төрле керем чыганакларыннан каплана — конференциядә катнашу билетлары, корпоратив иганәчелек, фондлар ярдәме, лицензияләүдән һәм китапларны сатудан керемнәр.[12][13] TED'ның ~140 хезмәткәрләре Нью-Йорк һәм Ванкувер шәһәрләрендә урнаша.[14] Веб-сәхифә2006 елның июнь аеннан башлап[1] чыгышлар Creative Commons Attribution-NonCommercial-NoDerivsthrough лицензиясе нигезендә TED.com сәхифәсендә бушлай карауга чыгарыла.[15] 2015 елның февраль аена сәхифәгә чыгарылган чыгышлар саны 1,900 узып чыга.[16] 2011 елның июненда 500 млн карауны,[17] 2012 елның нояберендә исә 1 млрд чиген уза.[18][19] Ачык тәрҗемә проекты (OTP)TED кураторы Крис Андерсон белдергәненчә, 2009 елның май аенда башланган TED Open Translation Project проектының максаты "платенабызның инглизчә сөйләшмәгән 4.5 млрд кешегә ирешә алу."[20] Проект рәсми игълан ителгәндә 40 телдә чыгарылган 300 тәрҗемәне 200 ирекле ясады;[21] 2015 елның май аена 107 телдәге 70,000 субтитрлар[22] 38,173 ирекле тәрҗемәче тарафыннан ясалган.[23] TED ТатарчаTED видеоларын татар теленә тәрҗемәләр проектын Татар Википедиясенең элекке бюрократы Рашат Якупов башлады,[24] сайтта ничек кирәкле телдә субтитрларны кабызуны белмәгәннәре өчен язмаларны YouTube видео-файллар саклагычында TED татарча кертеп табып була.[25][26][27][28][29] Соңгы арада http://giylem.tatar/ такымы шулай ук TED ED проектының кайбер видеоязмаларын татарчалаштыра башлады. Шулай ук карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia