Кытай теле
Кытай теле яки чин теле (кыт. трад. 漢語, гад. 汉语 пиньинь hànyǔ, палл. ханьюй яисә 中文 пиньинь zhōngwén, палл. чжунвэнь) — сино-тибет гаиләсе телләренең яки төркемнәренең берсе. Әлеге билгесезлек сәбәбе — бер яктан төрле сөйләм юрамалары сөйләшүчеләре бер-берсен кайчакта аңлый алмавы[2] һәм икенче яктан уртак язу системасы. Сөйләм юрамалары сөйләшүчеләр тарафыннан бер телнең юрамалары булып таныла. Шулай да аерма роман телләре арасындагы аермага тигез булырга мөмкин. КХҖдә рәсми рәвештә Пекин диалектына нигезләнгән путунхуá (кыт. трад. 普通話, гад. 普通话, пиньинь pǔtōnghuà, палл. путунхуа «гади сөйләм») дигән стандарт кулланыла. Кытайдан тыш, Кытай Җөмһүриятендә һәм Сингапурда дәүләт теле статусын йөртә, 1973 елдан бирле[3][4] БМОның 6 рәсми һәм эш телләре хисабына керә. Бөтен дөньяда гомуми сөйләшүчеләр саны — 1,3 млрд. кеше[2], шул сәбәпле ул туган тел буларак иң күп сөйләшүчеләр саны булган тел дип санала. Кытай теле дәүләт яки рәсми тел булган илләр 5 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр 1 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр 0,5 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр 0,1 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр Кытай телендә күп кешеләр сөйләшкән шәһәрләр Язу системасыИероглифларТөп мәкалә: Кытай язуы Хәзерге көндә кытай телендә язу өчен традицион иероглифлар һәм традицион иероглифлардан килеп чыккан гадиләштерелгән иероглифлар кулланыла. Иероглифлар шакмакка сыйдырылырлык итеп өстән аска һәм уңнан сулга языла. Гәрчә иероглифларның башкача урнашуы уңнан сулга XX гасырда популяр булып киткән.
Яхшы белем алган кытайча укучы хәзерге көндә якынча 4000-нән 6000-гә кадәр иероглиф таный, кыйтга гәзитен уку өчен 3000 иероглиф кирәк. Кытай Халык Җөмһүрияте эшчеләр арасында 2000 иероглиф белемен күрсәтә, гәрчә ул бары тик функциональ белү булырга мөмкин. Мәктәптә укучылар типик рәвештә якынча 2000 иероглиф өйрәнәләр, шул ук вакытта галимнәр 10 000-гә кадәр хәтерли алалар. Зур кыскартылмаган сүзлектә, мәсәлән, Канси Сүзлегендә 40 000-нән артык иероглиф бар, монда мәгънәсе ачык булмаган, юрама, сирәк һәм архаик иероглифлар кертелгән, бу иероглифларның хәзер чирегеннән азрагы кулланыла. ПиньиньТөп мәкалә: Пиньинь Пиньи́нь (кыт. 拼音 пиньинь pīnyīn, палл. пиньинь яисә 汉语拼音 пиньинь hànyǔ pīnyīn, палл. ханьюй пиньинь) — 1958 елда Кытай Халык Җөмһүриятендә кабул ителгән латин хәрефләре белән кытай сүзләрен язу системасы. Путунхуа авазларын чагылдыра. Пиньиньнән тыш, путунхуа яки диалектлары романлаштыру башка системалары бар. Чжуинь фухаоТөп мәкалә: Чжуинь фухао Чжуи́нь фуха́о (трад. 注音符號, гад. 注音符号, пиньинь zhùyīn fúhào, палл. чжуинь фухао) — кытай стеногрфиясенә нигезләнеп 1913 елда булдырылган әлифба. Тайваньдә киң таралган. СяоэрцзинТөп мәкалә: Сяоэрцзин Сяоэрцзи́н (трад. 小兒經, гад. 小儿经, пиньинь xiǎo'érjīng, палл. сяоэрцзин) — кытайча сөйләшкән һәм ислам динен тоткан дунганнар һ.б. халыклар кулланган гарәп язуына нигезләнгән әлифбасы. ГрамматикаӘлеге бүләктә путунхуа грамматикасы турында сөйләнә. Сүз ясалышыКытай телендә күп тамырлы сүзләр киң таралган, мәсәлән:
Кытай телендә конверсия дигән күренеш еш очрый: бер үк сүз төрле сүз төркемнәренә карый ала, мәсәлән, төрле очракларда 发展 fāzhǎn «үсеш» тә, «үсергә» дип тә тәрҗемә итеп була. ИсемнәрКүплек саны кушымчасы — 们 men; исем алдыннан микъдарын белдергән башка сүзләр килсә, ул кушымча кулланылмый. Исемнәр килеш, род һ.б. категорияләре юк. АлмашлыкларАлмашлыклар төрленми; 们 men кушымчасы аларга да кушыла ала.
他 tā ир-ат яки билгесез җенесле кеше турында сүз барганда, 她 tā исә хатын-кыз турында сүз барганда әйтелә; 它 tā җансыз нәрсәләр белән кулланыла. 她们 tāmen хатын-кызлар төркеме өчен генә, 他们 tāmen исә ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәрен белдерә ала.
ФигыльләрКытай телендә фигыль заман, сан яки зат буенча төрләнми[2]. Контекст, җөмләнең иясе һәм вакыт хәле нинди булганынча бер фигыль тәрҗемә иткәндә төрле формалар ала:
«Ул кичә Пекинга киткән».
«Ул иртән Пекинга китәр». Кытай телендә фигыль аспекты[5] яки төре (рус. вид)[2] категориясе бар. Дүрт аспект бар: тәмамланган, дәвамлы, сыналган һәм кыска вакытлы (рус. завершённый, продолжительный, испытанный, кратковременный)[5].
Очраклар күбесендә инкарь фигыль алдындагы 不 bù; беренче өч аспектта исә 没有 méiyǒu сүзе ярдәмендә төзелә, 了 le төшеп кала; кыска вакытлы аспектта инкарь мөмкин түгел. Саннар һәм санау сүзләре
二 èr киләсе очракларда кулланыла:
两 liǎng киләсе очракларда кулланыла:
Ун меңнән алып йөз миллионга кадәр саннар 万 wàn ярдәмендә төзелә, шуңа күрә 100 000 саны 一百千 yī bǎi qiān (100 × 1 000) түгел, ләкин 十万 shí wàn (10 × 10 000) һ.б.ш. булыр; 亿 yì һәм 兆 zhào өчен шундый ук кагыйдә бар. Сан уртасында берлек торса, анда 一 yī куела: 三百一万 sān bǎi yī wàn «3 100 000» (301 × 10 000), югыйсә 三百万 sān bǎi wàn «3 000 000» булып чыга. Сан башында да 十 shí'дан башка иероглифлар алдында 一 yī куела: 一万 yī wàn «10 000». Күп разрядлы санның башка цифрлары арасында бер яки берничә ноль торса, аларның урнында 零 яки 〇 куела: 四百零四 sì bǎi líng sì «404», 二千零五 èr qiān líng wǔ «2 005». Гадәттә сан яки 几 jǐ «ничә?» сүзе һәм исем арасында санау сүзе тора. Төрле санау сүзләре бик күп, һәр исемгә берсе яки берничәсе туры килә. Мәсәлән:
Тәртип саннар 第 "dì" ярдәмендә ясала, санау сүзе төшми кала: 第一个星期 dì yī gè xīngqí «беренче атна». СинтаксисСүзләр төрләнмәве сәбәпле, кытай телендә сүз тәртибе бик мөһим. Төп сүз тәртибе — SVO (ия — хәбәр — туры тәмамлык):
«Мин китапны сатып алдым». Фигыйльгә логик басым төшсә, 把 bǎ бәйлеге ярдәмендә төзелгән SOV (ия — туры тәмамлык —хәбәр) тәртипле җөмләләр кулланыла:
«Китапны сатып алдым (аның белән башка нәрсәләр эшләмәдем)». Басым тәмамлыкка төшергән очракта исә сүзләр OSV (туры тәмамлык — ия — хәбәр) тәртибендә тора ала:
«Китапны сатып алдым (башка нәрсәләр сатып алганым юк)». АергычларАергычлар һәркайчан да исем алдында тора. Сыйфатлар гадәттә өстәмә сүзсез кулланыла, озын аергачлар исә 的 de кушымчасы ярдәмендә кушыла: 漆黑漆黑的头发 qīhēi qīhēi de tóufǎ «кап-кара чәчләр», 十分必要的措施 shífēn bìyào de cuòshī «бик мөһим чара». 的 de гади сыйфатларны гына түгел, ләкин шулай ук иярчен җөмләләрне формалаштыра:
«Халыкның эчкән суы».
«Филне күргән кеше». Мондый конструкцияләр башка төрле иярчен җөмләләрдә кулланыла ала, мәсәлән:
«Мин сине кочаклаган чакта…». Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Әдәбият
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia