«Бәрмәнчек» ансамбле (Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек»[ 1] дәүләт фольклор ансамбле) — 2009 елдан эшләп килүче дәүләт карамагындагы сәнгать оешмасы, халыкара, бөтенрусия фольклор фестивальләре, конкурслары җиңүчесе һәм дипломанты.
Директоры (2010 елдан ) — Артур Поляков , ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2016).
Сәнгать җитәкчесе — Эльмира Кашапова, ТР атказанган артисты .
Артур Поляков , директор
Тарих
2008 елда керәшен фольклорын башкара торган дәүләт статуслы һөнәри коллектив оештыру карары[ 2] кабул ителә. Ансамбльне оештыруга һәм биналы итүгә «Ак Барс Холдинг» компаниясе генераль директоры И. М. Егоров зур өлеш кертә[ 3] . Ансамбльне оештыручылардан берсе һәм аның беренче директоры (2008―2010 елларда) ― Геннадий Григорий улы Максимов .
2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ансамбль өчен кадрлар әзерли.
Ансамбль җитәкчесе итеп Россия һәм Татарстан композиторлары берлекләре әгъзасы, өлкән фәнни хезмәткәр, сәнгать фәннәре кандидаты доцент Геннадий Макаров чакырыла.
2008 елның 8 сентябрендә «Бәрмәнчек» ансамбленә артистлар сайлау кастингы, җыр , уен кораллары, бию төркемнәренең җитәкчеләрен сайлау уза.
Беренче концертлары Казанның Халыклар дуслыгы йортында, Салих Сәйдәшев музеенда, Актёрлар йортында була.
Татарстан , Башкортстан , Чиләбе , Түбән Новгород , Мәскәү , Санкт-Петербург , Босния һәм Герцеговина (Баня-Лука, Сараево һәм Модрич шәһәрләрендә) тамашачыларын керәшен , нагайбәкләрнең этник сәнгать үрнәкләре белән таныштыра.
Оешкан көненнән башлап, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы белән даими элемтәдә эшли.
Сәнгать фәннәре кандидаты, Питрәч һәм Мәлки керәшеннәре халык көйләренә багышланган фәнни җыентыклар авторы Наилә Әлмиева белән иҗади дуслык урнаштыра.
Ансамбльдә тегү цехы ачыла. Декоратив-гамәли сәнгать остасы, керәшен киемнәре белгече Валентина Максимова (Яр Чаллы ) белән киңәшеп эшли. Этник костюмнар, муйтомар, тамакса, дәвәт, эзәрләр, җилән чикмәнләр, яка чылбырлары, беләзекләр кулланыла.
Максаты
Идел -Кама , Көньяк Урал буйларында яшәүче керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең этник сәнгатен тергезү һәм үстерү.
Кама алды, Кама аръягы, Бакалы , Нагайбәк төбәкләренә хас йола-җырларын, төрле уен коралларында уйнау сәнгатен киңкүләм тамашачыларга җиткерү.
Этник фольклор әсәрләрен беренчел чыганакларга таянып, башкарылган әсәрләрнең стиль эчтәлегенең этник сыйфатларын бозмый саклап җырлау.
Репертуар
Г. Макаров тарафыннан язылып алынган һәм ноталарга салынып, сәхнә өчен эшкәртелгән йөздән артык йола җырлары, әйтмешле такмаклар , лирик көйләр.
Гөслә , думбыра , ногай курай , кылкубыз кебек борынгы милли уен коралларына кушылып башкарылган җырлар.
«Чабата», «Ышкып бию», «Тыпырдык», «Чүпләмле» кебек биюләр.
Дини җырулары кичәләрендә Раштуа (Туым көне, Нардуган ), Пасха (Олы көн), Торыйсын , Питрау , Изге Пыкрай бәйрәмнәренә багышланган славутлар, мактау җырулары, йола күренешләре.
Нагайбәк казачиларының борынгы җырлары.
Труппа
Иҗади төркемдә 35 кеше (шуларның 25е — артистлар), оркестр , биючеләр, вокалистлар, сәнгать җитәкчесе, хормейстер, хореограф, фольклорчы-этнограф.
Беренчеләрдән булып Оксана Дмитриева, Снежана Абрамова, Лиана Миронова, Сергей Гладков, Алексей Савельев, Римма Никитина, Людмила Степанова (Янеева), Вера Васильева, Светлана Матвеева катнашалар.
Җитәкчеләр
Вокал төркеме
Анна Васильева
Эльза Шәмсетдинова
Лиана Миронова
Музыка кораллары төркеме
Бию төркеме
Катнашкан бәйрәмнәре, уңышлары
Ансамбль халыкара фестивальләрдә Татарстан фольклор сәнгатен лаеклы итеп күрсәтә.
Халыкара традицион музыка кораллары бәйрәме «Инву утчан гур» (Күктән төшкән чык моңы ) фестивале (Ижау , Удмуртия ).
2010 «Алтын Мәйдан» халыкара конкурс-фестивале — лауреат .
2011 IV Халыкара «Дукафест» фольклор фестивале (Босния һәм Герцоговина ).
2011 «Казачий стан» (Мәскәү ) фестивале — диплом .
2012 «Бөекчикмәҗә» фестивале (Истанбул ).
2013 Бөтендөнья җәйге Универсиада (Казан ) мәдәни чаралары.
Чыганаклар
Г. М. Макаров . «Бәрмәнчек» юлы. «Сәхнә» , № 4, 2014.
Артур Поляков белән әңгәмә. «Сәхнә», № 9. 2012.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Шулай да карагыз