Австралиядә ислам
![]() ![]() Австралиядә ислам (ингл. Islam in Australia, гарәп. الإسلام في أستراليا) – азчылык дине. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Австралия халкының гомуми саныннан (25 млн кеше, 2022 елга) 476 291 кеше, ягъни 2,2 % ы үзләрен мөселман дип санаган[1]. Шул ук җанисәп мәгълүматларына караганда, ислам христианлыктан (64 %) һәм буддизмнан (2,5 %) соң, тарафдарларының зурлыгы буенча өченче дини төркем булып торган. 2016 елда Австралия статистика бюросы мәгълүматы буенча, ислам христианлыктан соң (52.1 %), икенче урынга чыга (2,6 %), буддизм (2.4 %) өченче урынга төшә [2]. Демографлар Австралиядә ислам җәмгыяте вәкилләре санының тиз үсүен мөселман гаиләләрендә күбрәк бала туу һәм мөһаҗирләр күчеп килү белән бәйләп карый[3][4]. Австралиядәге мөселманнарның күпчелеге сөнни мәзһәбенә карый, анда шулай ук шактый гына шигый, әхмәдия һәм суфи мөселман азчылыклары яши. ТарихАвстралиядә беренче мөселманнар кыйтгага аурупалылар килгәнче йөз ел алдан төньяк яр буенда җирле халык белән сәүдә иткән Индонезия архипелагыннан килгән сәүдәгәрләр булган[5]. Австралиялеләр белән балык, диңгез кыяры һ. б. товарлар белән сәүдә иткән макасарлар җирле халыкның телендә, сәнгать һәм икътисадында эз калдырган[6]. XIX гасырның икенче яртысында Үзәк Азия илләреннән Австралиягә «әфганчылар» дип аталган дөя куучылар килә (~3000 кеше). Австралиягә беренче тапкыр дөяләр 1840 елда китерелгән, беренче дөя куучылар Мельбурнга 1860 елның июнендә килеп җитә. Дөя куучылар Әфганстаннан гына булмаса да, «әфганчылар» буларак билгеле булалар[7]. Тимер юллар һәм автотранспорт барлыкка килеп, дөяләрне кысрыклап чыгарганчы, алар авыр йөкләрне изоляцияләнгән җирлекләргә һәм шахталарга илтүдә бәяләп бетергесез икътисади һәм социаль роль уйнаган. ![]() Дөя куучылар Алис-Спрингс янында һәм Төньяк Австралиянең башка районнарында урнашып калган һәм җирле хатын-кызлар белән гаилә корган. «Әфганчылар» Австралиядә мөселман динен таратуда зур роль уйный. Австралиядә беренче мәчет 1861 елда Мари (Көньяк Австралия) шәһәрендә төзелә[8]. Аделаиданың Бөек мәчете 1888 елда дөя куучылар нәселе булган әфганлылар тарафыннан төзелгән. ![]() XX гасыр башында аурупалы булмаган мөселманнарга Австралия Конституциясендә каралган Ак Австралия сәясәте аркасында Австралиягә күченү һәм төпләнеп калу тыела. Әмма кайбер мөселманнарга Австралиягә күченеп килү насыйп була. 1920 һәм 1930-елларда албан мөселманнарына, Европа чыгышлы булуларына ташлама белән Австралиягә күчеп килү рөхсәт ителә. Албан мөселманнары Шеппартонда беренче мәчетне 1960 елда төзиләр, 1963 елда Мельбурнда беренче мәчет салалар. ![]() Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ил икътисадында эшче көчләр җитмәү мәсьәләсе килеп туа, бу үз чиратында Австралиянең мөселманнарны кертмәскә дигән иммиграция сәясәтен йомшартуга китерә. Шуның аркасында Австралиядә, нигездә, Босния һәм Герцеговинадан булган мөселманнар саны арта. 1967 елдан 1971 елга кадәр 10 меңгә якын төрек Австралия белән Төркия арасында килешү кысаларында Австралиягә килеп урнашкан. Мөселманнар Рамазан аенда Австралиянең барлык ислам мәзһәбләре вәкилләре өчен ифтар оештыра[9]. 2015 елның ноябрендә Сиднейда Австралиянең мөселман партиясе исеме астында сәяси оешма оештырыла, бу – илдә беренче мөселман фиркасе. Партиягә нигез салучы – Диа Мөхәммәд (Diaa Mohamed)[10]. Австралиядә исламга каршы 6 партия эшли. Алар мәчетләрне ябуны, хәләл ризыкларны тыюны таләп итә[10]. СаннарИслам Австралиядә иң тиз үсә баручы дин булып тора. Илдә мөселманнар саны 2007 елдан 2012 елга кадәр 40 % ка, 1976 елдан башлап 10 тапкыр арткан. 2001 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, мөселманнарның өчтән бер өлеше Австралиянең үзендә туган. Түбәндә мөселманнар күчеп килгән илләр исемлеге һәм әлеге илләрдә туган мөселманнарның проценты китерелә:
Шәһәрләр буенчаШәһәрләр буенча мөселманнар саны арту[11]
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia